tatruen
Баш бит / 2012 / Август

Архив за месяц: Август 2012

Казанга татар яшьләре җыелды: хисләр, уйлар, фикерләр

Казанда 28-29 августта V бөтендөнья татар яшьләре форумы эшләде. Аның эшендә төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнашты. V бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында 4 секция эшләде, милләттәшләребез “Татар яшьләре һәм Web.2.0”, “Татарларның тарихи мирасы һәм милләтне саклау юллары”, “Бүгенге яшь татарлар тормышында рухи юнәлешләр”, “Милли мәгариф һәм туган телне өйрәнүдә һәм саклауда заманча технологияләр” ...

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларга: “Без сезнең белән бергә булырга тиеш”

Бүген Казанда V бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр Җыены рәисе Руслан Айсин, делегатлар катнашты. Быелгы форумда төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнаша. Казанда ...

Дәвам »

Муллаларга сәясәткә түгел, хәйрия эшенә биреләсе!

Дини темага Интернет тулы мәкалә, әмма аларның 70-80 проценты оригиналь түгел, кабатланган-күчерелгән язмалар. Дини вәзгыятькә кагылышлы җитди, аңлап язылган аналитик мәкалә Пәрәвездә үзе бер яңалыкка әйләнә башлады. Күпләр атна башында журналист Данис Гәрәевнең “Ислам-портал” сайтында дөнья күргән мәкаләсен шундый яңалык буларак кабул итте. Язма шактый кискен һәм игътибарны җәлеп итә торган сүзләрдән башлана: “PR теле белән әйтсәк, “традицион ислам” брендын ...

Дәвам »

Фәрит Гыйбатдинов: “Бу фестиваль Аллаһы тәгаләне мактаучыларны җыя”

Дини юнәлештәге җырларны үз итеп мөнәҗәт-бәет, зикер әйтеп Аллаһы тәгаләне зурлаучылар Чуашстанның Урмай авылына җыела. 21 августта Урмайда төбәкара мөселман җырлары "ART-Мәдхия" фестиваленең алтынчысы уза

Дәвам »

Руслан Айсин: “Ислам белгечләре” Мәскәүгә карап эшли

Фәйзрахман Саттаров һәм аның мәхәллә әгъзаларына карата җинаять эше кузгатудан соң, Кол Шәриф мәчетенең элекке имамы Рамил Юныска да гаепләү белдерелде. Аны югары белем турында ялган диплом күллануда гаеплиләр. Элегрәк Федераль иминлек хезмәте үткәргән тикшерүдә аның Казан дәүләт аграр университетта алган дип күрсәткән дипломының ялган булганы ачыкланган иде. Университет вәкилләре дә аның дипломы рәсми бирелгән документтан нык аерылуын раслады. Татарстан ...

Дәвам »

Токиодагы Ютоны “Аерылмагыз” җыры татар теленә гашыйк иткән

Моннан бер ел элек татарлар турында бөтенләй белмәгән һәм ишетмәгән Юто Хисияма, YouTubeта көйләр тыңлап утырган вакытта, “Аерылмагыз” җырына юлыга һәм бу җыр язма аның күңелен биләп ала. “Нәрсәсе белән бу җыр күңелегезгә үтеп керде соң, әллә көе япон көйләренә охшаган идеме?” дигән сорауга, Юто: “Ул бөтен япон җырларыннан да матуррак җыр бит”, дип җавап бирде. Җырның сүзләрен һәм мәгънәсен ...

Дәвам »

Салават

Башкортостанның Тәтешле районы Аксәеттә туып үскән гап-гади авыл малаен ачылмаган планета белән генә тиңләп була. Ул бик якын да кебек, әмма бик еракта, БИЕКТӘ. Чөнки моңлы тавышлы җырчы булуы хак, акыллы фикерле булуы мәгълүм. Гадилеге күренә, әмма арзанлы гадилек түгел. Популярлыгы  тиңдәшсез, репертуар бай.  Халык мәхәббәте чиксез. Ул танылган артист, яшьләргә остаз, өлге, шәкертләренә әти дә, укытучы да. Җитешкән эшмәкәр, ...

Дәвам »