tatruen
Баш бит / 2012 / Октябрь

Архив за месяц: Октябрь 2012

Универсиада татарча өйрәнерме?

Казанда XIII Җәйге Универсиада башланырга 247 көн калды. Тагын 8 айдан башкалабызга яшь спортчылар, туристлар, җанатар­лар, рәсми кунаклар җыелачак. Әмма әлеге киң масштаблы чара узачак көннәрдә кунакларга татар телен таныту өчен барлык мөмкинлекләр дә кулланылмый. Күптән түгел башкала урамнарына яңа урам күрсәткечләре урнаштырылды. Аларның инглиз һәм рус телләрендә генә булуы аптырашта калдыра. Казанның туристлар иң күп керә торган кибетләрендә шәһәр ...

Дәвам »

Максум Акчурин: “Кузьма Мининның татар булуы документта күрсәтелмәгән”

Берничә ел элек календаребезгә яңа бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне кертелде. Заманында төрле милләт кешеләренең берләшеп, тупланып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелүе тарих битендә тирән эз калдырды. 1917 елгы инкыйлабка кадәр әлеге көн иске стиль буенча 22 октябрьдә бәйрәм ителгән. 2005 елдан бу бәйрәм 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бердәмлек, дуслык көнен Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Мининның 17 гасырда илне поляк илбасарларыннан ...

Дәвам »

Ринат Закиров: “Прохоров – илнең таркалуын теләүче”

Русиянең милли-территориаль төзелешен үзгәртү илне таркатачак. Бу хакта Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдерде. “Ватандашлар платформасы” лидеры Михаил Прохоров республикаларны бетерү тәкъдиме белән чыккан иде. Русия президентлыгына намзәт булган эшкуар Михаил Прохоров 27 октябрьдә Мәскәүдә үткән «Ватандашлар платформасы» корылтаенда, илнең территориаль төзелешен үзгәртү, аерым алганда, милли республикаларга каршы тәкъдим белән чыкты. Прохоров моның өчен Русия Конституциясен үзгәртергә ...

Дәвам »

Татар мохите эзләп…

Чит илдә туып үскән татар яшьләре арасында Казанга кайту уе белән янучылар, шушында төпләнеп калырга теләүчеләр бар. Аларны, беренче чиратта, мондагы татар мохите җәлеп итә. Эстониянең Маарду шәһәре егете Искәндәр Сабиров та киләчәк тормышын нәкъ менә шушында күз алдына китерә. Бүген Искәндәр Сабиров Казан дәүләт энергетика институтының 2 нче курс студенты. Монда күченеп килүенә, югары уку йортына укырга керүенә ул ...

Дәвам »

Артур Исламов: “Татар җырын бөтен җирдә яңгыратырга кирәк”

Прагада узган Vissi d’Arte – яшь опера җырчыларының халыкара бәйгесендә Казан опера театры артисты Артур Исламов Нәҗип Җиһановның “Намус” операсыннан Хәйдәр ариясен башкарып икенче лауреат бүләгенә ия булды. Прагада узган атна ахырында узган халыкара бәйгедә Казан, Уфа опера мәктәбе вәкилләре беренче, икенче урыннарны бүлеште. Бу бәйгедә Артур Исламовтан кала Уфадан Флорида Иркина һәм Динә Хөсәенова да катнашты. Артур Исламов бу ...

Дәвам »

Тәгәри килде “Түгәрәк уен”

Самарада уздырылган V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивалендә Россиянең 17 төбәгеннән 549 кеше катнашты. Аны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Самара өлкә Мәдәният министрлыгы, аның каршында эшләүче Социомәдәни технологияләр агентлыгы, Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе, Самара шәһәре һәм Камышлы районы администрацияләре оештырган иде. Җиңүчеләр «Фольклор-этнография коллективлары», «Фольклор-хореография коллективлары», «Хореография соло», «Балаларның этнография коллективы», ...

Дәвам »