tatruen
Баш бит / 2012 / Ноябрь

Архив за месяц: Ноябрь 2012

Үзеңнеке – Үзәктә!

Милли тәрбиянең иң төгәл билгесе:  үзеңнеке – димәк, халкыңныкы, милләтеңнеке. Гомерлек яр сайлаганда да, гаиләне ишәйтү турында уйлаганда да, бала тәрбияләү юлларын, аны кайда укыту мәсьәләләрен хәл иткәндә дә, хәтта моңланганда да… һәркем үз милләтенең киләчәген күз алдында тотарга тиештер. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закировның бу фикеренә колак салмау мөмкин түгел. ...

Дәвам »

Җәннәт – әниләрнең аяк астында

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына ...

Дәвам »

Үлми торырга кирәк

“Атаклы шәхесләребез Туфан Миңнуллин һәм Шәүкәт Биктимеровны җирләргә урын таба алмыйча, көннәр буе зиратның бер башыннан икенче башына каңгырап йөрдек. Болай булырга тиеш түгел”. Бу фикерне Татарстан Дәүләт Советы фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында Разил Вәлиев күтәреп чыкты. Әлеге мәсьәлә Казанның Яңа татар бистәсенә генә түгел, авыл зиратларына да кагыла. Шул ук вакытта халыкның каберлекләргә карата ...

Дәвам »

“Татарстанга латин һәм гарәп әлифбасы – көн таләбе”

Татарстан үзендә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы канун кабул итәргә җыена. “Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды. Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев Азатлыкка комитет әгъзаларының барысының да бу канунны хуплавын белдерде. Канун 29 ...

Дәвам »

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Җәмгыятьтә фикер төрлелеге дә кирәк

Соңгы елларда телебезгә «экстремистлык» дигән бер ят сүз килеп керде. Аңа «террористлык» дигәне дә кушылып, Русиянең теге яки бу төбәгендә ату, шартлату кебек күңелсез, куркыныч хәлләр булуы турында ишетелгәләп торса да, Татарстанда әлегә чагыштырмача тыныч иде. Әмма июль аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм ясалуы, машинасы шартлатылу, үзенең яралануы, шул ук вакытта нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире ...

Дәвам »

Васил Гарифуллин: журналистикабыз милләтне берләштерсен

1962 елның 1 июлендә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында зур вакыйга була - биредә журналистика кафедрасы һәм бүлеге оештырыла. Идел буе төбәгендә журналистика белгечлеге алу мөмкинлеге тудырылган бердәнбер уку йортына әверелә ул. Кафедра һәм бүлеккә Казан дәүләт педагогика институты профессоры, әдәбият белгече Иван Пехтелев тырышлыгы белән нигез салына.

Дәвам »