tatruen

Архив за день: 01.11.2012

Тарихка күз салсак…

Римма Гатинаның Татар-информ Интернетка урнаштырган кыска гына мәкаләсе күпләрне кузгаткан. Мәкаләдә сүз Татарстан гимнына текст язган өчен 200 мең сум хак билгеләгән конкурс турында бара. Әлеге язма белән кызыксынучыларның байтагы ошбу бәйге уңаеннан үз фикерләрен белдерүне кулай тапкан. Мәгълүм ки, парламентыбыз Татарстан мөстәкыйльлеге хакында Декларация кабул иткәч үк көн тәртибенә гимн мәсьәләсе калыккан иде. Депутатларыбыз зәвыгына тел тидереп булмый: алар, ...

Дәвам »

Ринат Абдулкаюмов: Казанга укырга киләсем килә

21 октябрьдә Халыклар дуслыгы йорты бинасында татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Беренче урынга лаек булучылар арасында башка илләрдән килгән милләттәшләребез дә бар. Аларның берсе – Казахстан егете Ринат Абдулкаюмов. Ринат Абдулкаюмов – Казахстанның Павлодар шәһәреннән. Әлеге олимпиадада катнашканда җиңүче булырмын дип башына да китермәгән ул. Аның төп максаты – олимпиадада катнашып татар телен камилләштерү, ...

Дәвам »