tatruen
Баш бит / 2012 / Декабрь (страница 2)

Архив за месяц: Декабрь 2012

Фавия Сафиуллина: Татарстаннан акчалата ярдәм көтеп утырганыбыз юк!

Шушы араларда Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае узды. Корылтай делегатлары арасында Урал татарлары вәкилләре дә килгән иде. Фәвия Сафиуллина Свердлау өлкәсенең татар конгрессы рәисе урынбасары вазифасын башкара.

Дәвам »

Немец егете татар теленә гашыйк

«Сезнең республикада рус теле дә, татар теле дә бертигез дәрәҗәгә ия, дип беләм. Шулай булгач, ни өчен Казанда гел русча гына сөйләшәләр соң, нишләп руслар татарча белми?» Матиас Ханкель исемле немец егете белән очрашуга баргач, аның беренче сүзе шул булды.

Дәвам »

Туу таныклыгына ук Умер диеп куйганнар

Күп очракта кешенең исеменә карап нинди милләттән икәнен белеп була. Ә инде ят, кайбер очракта бөтенләй үк аңлашылып бетмәгән исем очрый икән, һич икеләнергә кирәкми – татар гына шундый килде-китте исем куша ала. Уйлап табучы халык инде без. Айда йөри торган арбалар, космик ракеталар уйлап тапмадык табуын, безгә аларның кирәге дә шуның хәтле генә.

Дәвам »