tatruen
Баш бит / 2013 / Май

Архив за месяц: Май 2013

Ачыктан-ачык сөйләшү кирәк

23-24 май көннәрендә башкалабыз Казанда IV бөтенрусия татар-мөселман дин әһелләре җыены, 25 май көнне Спас районында Изге Болгар җыены үткәреләчәк. Шул уңайдан берничә сорау белән БТК башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллинга мөрәҗәгать иттек. – Быелгы җыеннарның үзен­чәлеге нидән гыйба­рәт? – Шөкер, дин әһеллә­ре­безнең җыенын үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Аның Изге Болгар җыены белән тә­мамлануы да зур әһәмияткә ия. ...

Дәвам »

Татар имамнары яңа концепция кабул итмәкче

Казанда киләсе атнада “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнгән дүртенче бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтәчәк. Анда “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе кабул ителергә тиеш. Русиядәге татар имамнарының җыены Казанда 23-25 майда үтәчәк. Анда барлыгы 62 төбәктән 700гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының әйдәп баручы референты Булат Мәрдәнов сүзләренчә, 23 майда имамнар дүрт секциягә бүленеп ...

Дәвам »

“Академиклар татарча да белергә тиеш”

15 майда Казанда Татарстан фәннәр академиясенең гомум җыелышы үтте. Академиягә яңа әгъзалар сайланды. Киләсе елдан академик булырга теләүчеләр өчен тагын да кырысрак шартлар кертелә. Татарстан фәннәр академиясенең рәсми сәхифәсеннән күренгәнчә, бүгенге көндә анда 40 хакыйкый һәм 76 мөхбир әгъза хезмәт куя. Моннан тыш академиянең 29 мактаулы һәм 12 чит ил әгъзасы бар. Чәршәмбе утырышында тагын бер яңа хакыйкый һәм сигез ...

Дәвам »

Җәмәгать урыннарында татарча аралашучылар арта…

Республикабызда татар милләтен үстерү һәм таныту өчен янып йөрүче, туган телебез - татар телен саклауга зур өлеш кертүче яшьләр бихисап. Алар татар булулары белән чын мәгънәсендә горурланып яши, Казанның җәмәгать урыннарында да һәрвакыт татарча сөйләшергә тырыша.

Дәвам »

Әгерҗедә тагын татар мәктәбенә кизәнәләр

Әгерҗе районы җитәкчелеге Салагыш урта мәктәбен 9 еллыкка калдырмакчы. Ата-аналар балаларын Азеводагы урыс мәктәбенә җибәрүгә каршы. Әгерҗе районында оптимизация сылтавы белән алты мәктәптә үзгәрешләр булу мөмкин. Алар арасында данлыклы Иж-Бубый мәктәбе дә бар. Әгерҗе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина Азатлык радиосына Салагыш мәктәбенең үзгәртеләчәген кире какмады. Аның сүзләренчә, БДИ нәтиҗәләре Салагышта соңгы ике-өч ел эчендә югары сыйныфта укучыларның белем ...

Дәвам »