tatruen
Баш бит / 2013 / Июнь

Архив за месяц: Июнь 2013

Бардада Тукайга һәйкәл куелачак

Бүген, 24 июньдә Казаннар Пермь краеның Барда районы үзәгенә күркәм бер бүләк китте. Ул да булса, бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюсты. Бу бюст Казанның “Эксперименталь җитештерү заводы»нда бронзадан ясалган. Һәйкәл быел 28 июньдә Барда авылында урнаштырылачак дип ниятләнә. Бу тантаналы рәвештә үтәчәк чарага Барда зыялылары, Татарстан язучылар берлеге вәкилләре чакырылган. Бюст Барданың үзәк мәйданында торачак, нәкъ район хакимияте бинасы каршысында. ...

Дәвам »

БТК БК рәисе Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татар конгрессы бинасында БТК БК рәисе Ринат Закиров Кытай халык республикасының Синьцзян уйгур автоном районындагы Өремче, Чәүчәк шәһәрләрендә яшәүче татарлар белән очрашты. Милләттәшләребез Татарстанга ата-бабаларының туган яклары белән танышу өчен берничә көнлек сәфәр белән килгән. Алар Татарстанның Кукмара районындагы Олыяз һәм Апас районындагы Урта Балтай авылларына барып, нәсел җепләре белән танышканнар. Шулай ук милләттәшләребез Башкортостанның Төмәнәк авылының 320 еллыгы бәйрәмендә ...

Дәвам »

Яшь татарлар югары белемне Татарстанда алырга хыяллана

24 июньнән башлап Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләрдән килүче абитуриентлар белән эш башланып китте. Быел җирле татар оешмалары юлламалары нигезендә Татарстан югары уку йортларына укырга дип 243 кеше килергә ниятләп тора. Булачак абитуриентлар РФ төбәкләре, Казахстан һәм Эстониядән киләчәк. Инде үзенә күрә бер традиция буенча Казан ВУЗларына керергә теләк белдерүчеләрнең күбесе Уфа, Бәләбәй (Башкортостан), ...

Дәвам »

“Ана теле” проекты янә укучылар җыя

“Ана теле” проекты үзләре кызыксынып һәм шулай ук мәҗбүри теркәлгән татарча яхшы сөйләшүчеләрдән арынды. Бу проект татар телен өйрәнергә теләүчеләрне янә үзенә җыя. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Лилия Салихова сүзләренчә, “Ана теле” проекты (anatele.ef.com) 2014 елның 1 гыйнварыннан тулы куәтенә эшләп китәчәк. Әле күптән түгел генә бу проектта татар телен өйрәнүнең җиденче ...

Дәвам »

Тубылда чираттагы Искер җыены үтәчәк

2013 елның 7-10 июнендә берничә ел уңышлы уздырылып килүче Искер җыены үтәчәк. Аның кысаларында себер татарлары тарихы һәм мәдәниятына багышланган фәнни-гамәли конференция и тарихи-мәдәни мирас фестивале оештырыла. Елда-ел бу чара популярлаша бара, нәтиҗә буларак катнашучылар һәм кунаклар да күбрәк җыела. Быел  конференция 7 июньдә Тубылда (Төмән өлкәсе) эшләячәк, 8 е көнне барлык җәмәгать Иртыш елгасының текә ярына, Себер ханлыгының борынгы ...

Дәвам »