tatruen
Баш бит / 2013 / Июль (страница 2)

Архив за месяц: Июль 2013

Түбән Новгород

Түбән Новгород яки Нижгар (рус. Нижний Новгород, сөйләү телендә — Нижний, чуаш. Чулхула, чирм. Угарман, эрз. Алоош) — халык саны буенча Русиянең бишенче шәһәре, Нижгар өлкәсе үзәге, Идел елгасы буенда урнашкан.

Дәвам »

Төмәндә XIII Федераль Сабантуе узачак

2 һәм 3 август көннәрендә Төмән шәһәренең “Геолог” стадионында федераль Сабантуе узачак. Әлеге чарага Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча төрле төбәкләрдә яшәүче өч йөзгә якын милләттәшебез дә кунак булып барачак. Бәйрәм чарасы бай эчтәлекле булырга охшап тора. Чөнки беренче көнне шәһәр филармония залында Татарстан сәнгатькәрләре катнашлыгында концерт булыр дип көтелә. 3 августта исә Сабантуйның тантаналы ачылышы, милли уеннар һәм бәйрәм ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе ифтар ашы үткәрде

18 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе ифтар ашы үткәрде. Мәрҗани мәчете янәшәсендә корылган чатырда 250 ләп кеше җыелды. Иң башта намаз укылды. Соңыннан җыелган җәмәгатьне Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, БТК  Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов сәламләделәр. Ифтар ашы табынында татар зыялалары, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр бар иде. Алар арасында Татарстан Фәннәр академиясе ...

Дәвам »

Ринат Закиров Австралиядә яшәүче татар яшьләре белән очрашты

Сишәмбе кичендә, 16 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Австралиянең Татар-башкорт ассоциациясе рәисе Шөхрәт Валифф, аның тормыш иптәше Диләрә һәм океан артында яшәүче бер төркем татар яшьләре белән очрашты. Милләттәшләребез Казанга Универсиада уеннарын карау өчен махсус килгән. Бүгенге көндә Австралиядә 500гә якын милләттәшебез гомер кичерә, шуларның күбесе Аделаида шәһәрендә яши. Шушында ук ике татар оешмасы да ...

Дәвам »