tatruen
Баш бит / 2013 / Июль (страница 4)

Архив за месяц: Июль 2013

Конгресс рәисе Австралиядә яшәүче татарлар белән очрашты

Чәршәмбе, 10 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче күренекле татар җәмәгать эшлеклеләре Ләйлә һәм Сәгыйть Садриларның уллары Рөстәм һәм аның гаиләсе белән очрашты.

Дәвам »

Универсиада кунаклары өчен Татар конгрессы җитәкчесе исеменнән кабул итү мәҗлесе узачак

Бүген кичен “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килгән Универсиаданың шәрәфле кунаклары өчен Башкарма комитет рәисе исеменнән кабул итү мәҗлесе оештырылачак.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы Казан универсиадасына килгән кунакларын бәйрәм мәҗлесенә чакырды

Бүген 8 июль кичендә "Казан" мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килгән Универсиаданың шәрәфле кунаклары өчен Башкарма комитет рәисе исеменнән кабул итү мәҗлесе узды.

Дәвам »

Универсиада кунаклары Саматовлар гаиләсе: без Татарстаныбыз өчен горурландык

Казан Универсиадасының беренче көне тәмамланып килә. Бүген “Казан” мәдәният үзәгенә кичке ашка килгән Бөтендөнья татар конгрессының махсус кунаклары кичәге ачылыш тантанасы, бүген барып караган ярышлар турында фикер алыштылар. Мин Ханты-Манси автономияле округ, Сургут шәһәреннән килгән бик матур пар – Камил һәм Гөлназ Саматовлар белән сөйләшеп алдым. Казанга нинди уй-фикерләр белән килдегез дигән сорауга Гөлназ абыстай: “Без үзебез Казанда туып-үскән кешеләр ...

Дәвам »

Ринат Закиров Универсиаданың шәрәфле кунаклары белән очрашты

5 июль кичендә “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге татар оешмалары вәкилләре булган XXVII Казан Универсиадасының шәрәфле кунаклары белән очрашты. Сезне сагынып көтеп алдык, бик теләп каршы алабыз һәм татар конгрессының башкарма комитеты хезмәткәрләренең барысы да бу килүегезне, Универсиада чараларына катнашуыгызны онытылмаслык итергә тырышачак дип ышандыра алам дип сәламләде кунакларны ...

Дәвам »

Милләттәшләребез Казанга килде

Бүген Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Универсиаданың шәрәфле кунакларының барсы да килеп җитте. Җомга көн дәвамында милләттәшләребез Татар конгрессына килеп, теркәлү узды. Юлдан ничек кенә арысалар да, милләттәшләребезнең йөзләре якты, күңелләре күтәренке. Без аларның Казан, Татарстан, Универсиадага кагылышты фикерләрен белештек. Ленар Идиатуллин, Кыргызстан: Моңа кадәр Казан турында ишетеп кенә белә идем. Бүген мин беренче тапкыр ата-бабаларыбыз җиренә аяк ...

Дәвам »

Универсиаданың шәрәфле кунаклары махсус оештырылган чараларда катнашачак

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Универсиаданың шәрәфле кунаклары буларак ике йөзгә якын милләттәшебез киләчәк.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы чакырган Универсиада кунаклары Казанга җыела башлады

Бөтендөнья татар конгрессы Универсиада кунакларын каршы ала башлады, БТК чакыруы буенча Латвия, Бөекбритания, Украина, Беларусь, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Словакия, Молдова, Австралия, Израиль дәүләтләреннән – 100, Россия регионнарыннан 80 кеше универсиаданың шәрәфле кунаклары буларак киләчәкләр. Алар Универсиаданың ачылу тантанасында катнашачаклар, төрле спорт ярышларын күзәтеп барачаклар. Бүген иртән Латвия делегациясе килде, инде кунакларның зур күпчелеге 5 нче июль көнне көтелә.

Дәвам »