tatruen
Баш бит / 2013 / Август

Архив за месяц: Август 2013

“Татарстан икътисады бәйсез дәүләт булу өчен өлгерде”

Татарстанда бүген узган гасырның 90-нчы елларындагы кебек 30 августка – Республиканың бәйсезлек көненә, Суверенитет көненә шау-шулы әзерлек чаралары барганлыгы әллә ни сизелми. Шулай да Татарстан хөкүмәтенең эш планында бу көнне республикакүләм “Уйнагыз гармуннар” чарасы узачагы, Камал театры янында үтәчәк бәйрәмдә Рөстәм Миңнехановның 2013 елгы Тукай бүләге ияләренә түштамга беркетәчәге һәм аннан соң аның Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан Татарстан ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Мәскәүдә үткән Татарстан Көнендә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җитәкчелегенең татарларга яхшы яшәү шартларын булдыруга куйган көчләрен югары бәяли. Бу хакта ул 28 августта Мәскәүдә Татарстан Көненә багышланган тантаналы кичәдә хәбәр итте. Мәскәү музыка йортында узган гадәттәге тантанада шулай ук Мәскәү мэры вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Сергей Собянин да катнашты. Тантана алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин фойеда оештырылган Татарстан халык сәнгате күргәзмәсен карады. Тантанадагы ...

Дәвам »

Казанда XXIII Татар яшьләре көннәре үтте

26 августта Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIII Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды. Дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм чарасында Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, ТР Халыклар дуслыгы ...

Дәвам »

Мөселманнар күп, мәчетләр генә җитсен!

Кытай хөкүмәте уйгур мөселманнарын эзәрлекли, аларны хәтта экстремистлыкта гаепләп, үлем җәзасына да хөкем итә. Мньямада полиция дин кардәшләребезгә инде ничәнче кат ут ача. Шри-Ланкада буддистлар – мәчеткә, ә Парижда расачылар яулыклы кызларыбызга һөҗүм итәләр. Каһирәдәге «Әл-Иман» мәчетенең эчендә исә, хөкүмәттән бәреп төшерелгән президентлары Мөхәммәд Мурсины яклап, тату протест акциясенә чыкканнары өчен атып үтерелгән йөзләрчә мөселманның җәсәдләре рәт-рәт тезелешеп, сасып, җирләүгә ...

Дәвам »

Омскиның “Татар дөньясы” газеты бәйге үткәрде

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте “Татар дөньясы” һәр йортка тынычлык китерә” проекты белән шәһәр хакимияте тарафыннан игълан ителгән грантлар бәйгесендә катнашып җиңүгә иреште. Грант-субсидияләр бәйгеләрен Омски мэриясе һәр елны иҗтимагый оешмаларны финанслау максатыннан үткәреп килә. Татар оешмалары бу бәйгеләрдә отышлы проектлар тәкъдим итеп һәрдаим диярлек җиңүгә ирешәләр. Быелгы грант-субсидия акчаларына өлкә милли-мәдәни мохтарияте Сабан туе үткәрде, шәһәр милли-мәдәни мохтарияте, өлешчә, ...

Дәвам »

Волгоград өлкәсе татарлары белән очрашу

26 августта Татарстан Республикасы Президенты Волгоград өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты. Очрашу Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды. Чарада Волгоград өлкәсе вице-губернаторы – Волгоград өлкәсе Хөкүмәте рәисе Олег Керсанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты. Татар җәмәгатьчелеге активистларын сәламләп, Рөстәм ...

Дәвам »

Татарстан делегациясе Волгоград шәһәрендә

25 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Волгоград өлкәсенә килде. Ике көнлек сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Волгоград өлкәсе җитәкчелеге белән ссөйләшүләр, кайбер җитештерү мәйданчыклары белән танышу, очрашулар планлаштырыла. Татарстан Президентының әлеге эш сәфәрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнаша.

Дәвам »