tatruen
Баш бит / 2013 / Сентябрь

Архив за месяц: Сентябрь 2013

Татар конгрессы төрки дөнья белән элемтәләрен ныгытуга әзер

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татарстан Республикасының Төркия Җөмһүриятендәге вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин белән очрашты. Очрашу вакытында сүз ике якның Төркиядә яшәүче милләттәшләребез мәнфәгатьләреннән һәм Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерү заруриятеннән чыгып бердәм эш алып бару кирәклеге турында барды, конкрет чаралар турында сөйләшенде. Билгеле булганча, 2014 елда Казан Төрки дөнья башкаласы статусын алачак. Ринат Закиров һәм Айдар Гашигуллин ...

Дәвам »

Елмаюыңны бүләк ит!

Шушы көннәрдә Казан шәһәре Киров районы 15 нче татар гимназиясендә күңелләрне күтәрүче бәйрәм үткәрелде. Аны мәктәбебезнең “Мөстәкыйль балалары” оешмасы оештырды. Инде берничә ел дәвамында безнең гимназия “SaMoSтоятельные дети” дигән республика проектында катнаша. Әлеге проект сәламәт яшәү рәвешен тәкъдим итә. Ел саен, без үткәргән акцияләребез өчен грамота һәм дипломнар белән бүләкләнәбез. Уку башлану белән, оешма әгъзалары җыелып алдагы акция турында уйладык. ...

Дәвам »

Туймазы татар театры яңа сезонын ачты

27 сентябрдә Туймазыдагы (Башкортстан) татар театры үзенең XXIII нче театраль сезонын ачып җибәрде. Яңа елны алар премьерадан башлады, тамашачылар хозурына «Гипнотизерлар» спектакле тәкъдим ителде. Тамашычылар арасында яңа спектаклнең авторы Әлфис Гаязов һәм башка мөхтәрәм кунаклар бар иде. Яңа сезон башлану бәйрәменә ямь өстенә ямь өстәп бүләкләр тапшыру тантанасы да үтте. Туймазы районы хакимиятенең мәдәният бүлеге  җитәкчесе Илдар Салихов артистлар сезон ...

Дәвам »

“Ак калфак”ка яшьләр кирәк!”

24 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының чираттагы утырышы узды. Оешма әгъзалары – Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Кәмария Хәмидуллина, күренекле табибә Руфина Фәттахова, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә режиссер, тапшырулар һәм татарча сериаллар авторы Нурания Җамали, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Хәсәншина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләр ...

Дәвам »

Бүген Татарстан Президенты парламентка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 43 нче утырышы  үтте. Аның көн тәртибендә бер мәсьәлә иде – ТР Президентының парламентка еллык Юлламасы. Бу-Рөстәм Миңнехановның Президент вазифасында Юллама белән ТР Дәүләт Советы алдында дүртенче тапкыр чыгыш ясавы. Аның быелгысы республиканың эчке һәм тышкы хәленә багышлана. Утырышка РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, республиканың Федерация Советындагы әгъзалары, ...

Дәвам »

Милли үзаң

Бөтендөнья татар конгрессының 2012 нче елның декабрендә үткән V Корылтаеның карарында шундый пункт бар: “Татар халкының этник үзбилгеләнүен саклау Концепциясен хупларга”.

Дәвам »