tatruen

Архив за день: 18.09.2013

Сембердә Закир Кадыйрины искә алдылар

14-15 сентябрдә Сембер шәһәрендә танылган мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Кадыйриның тууына 135 ел тулуга багышланган “Закир Кадыйри һәм Идел-Урал татарларында мәгърифәтчелек” исемле фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференция “Яңа буын мәдәнияты” («Культура нового поколения») Өченче халыкара мәдәния форумның махсус чарасы буларак үтте. Сембергә, конференция эшенә катнашу өчен Казан, Самара, Уфа һәм Сембернең үзеннән илледән артык галим, алар арасында зур фәнни дәрәҗәле ...

Дәвам »

Россия халыклары конгрессы милли стратегияне тормышка ашыру юллары турында фикер алышты

12 сентябрдә Түбән Новгородта үткән “Россия киләчәге” исемле Икенче халыкара бизнес-саммит кысаларында Россия халыклары конгрессы үтте. Темасы: “Россия Федерациясенең милли дәүләт сәясәте стратегиясен тормышка ашыруның федераль һәм региональ модельләре” («Федеральные и региональные модели реализации Стратегии государственной национальной политики Российской Федерации»). Конгресс Түбән Новгородта инде 11 мәртәбә үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, бүгенге көндә бу чараны “дискуссия мәйданчыгы” дип атап була. Биредә Идел ...

Дәвам »

“Яңарыш” газетасы нәшер ителә башлауга 23 ел тулды

ңарыш”ыбызның өлкә күләмендә тормыштан яңалыклар белән уртаклаша, татар тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тирәбездәге кешеләр белән таныштыра башлавына да 23 ел вакыт үтеп китте. Шул уңайдан газета каршында эшләп килүче “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары чираттагы утырышка җыелдылар. Утырышның төп темалары итеп “Яңарыш” мәгълүмати нәшрият үзәге директоры Алсу Сәгыйтова газетаның туган көне уңаеннан аның турында фикер алышуны һәм тәкъдимнәрне белдерүне, берләшмә әгъзалары арасында ...

Дәвам »

Татарстан парламенты комитеты милли телләрне кысрыклауга йөз тоткан закон проектын хупламады

Татарстан парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ Законына кертелә торган үзгәрешләрне хупламавы турында хәбәр ителде. Комитет рәисе Разил Вәлиев әлеге закон проектының РФ составындагы республикаларның дәүләт телләренең дәрәҗәсен кискен төшерә дип саный. Р.Вәлиев билгеләп үткәнчә, “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты август башында килгән. ТР ...

Дәвам »