tatruen

Архив за день: 25.09.2013

Арчада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланып китте

23 сентябрдә Арчада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләүне әзерләү һәм бәйрәм итүне оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырышта чыгыш ясаучылар әзерлек эшләренең торышы, патриотик эш алып бару, Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекле урыннарны барлау, төзекләндерү, ветераннар белән эшләү турында хисап тоттылар, оештыру комитетының эш планын расладылар. Районның җаваплы кешеләреннән тыш утырышта Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ...

Дәвам »

Долгопрудный шәһәрендә Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге ачыла

26 сентябрдә Мәскәү өлкәсендәге Долгопрудный шәһәрендә Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге ачыла. Әлеге тантана белән бергә “Халыклар дуслыгы – мәдәниятлар диалогы” дигән күргәзмә дә эшен башлаячак. Күргәзмә Мәскәү әлкәсендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияты һәм сәнгате белән таныштырачак. Шул ук көнне Долгопрудный шәһәрендә милли мәдәниятларның I шәһәр фестивале дә үтәчәк. Ул “Талантлар йолдызлыгы” дип атала. Бу турыда Татар мәдәнияты һәм сәнгате ...

Дәвам »

Хушлашу сүзе

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән, тарихи ватаныбыздан читтә яшәп тә бар гомерен туган телебезне, динебезне саклауга багышлаган, милләтне XX гасырның тарихи вакыйгалары, бөек шәхесләре белән бәйләп торган татар халкының каһарман улы Равил Салихмәт вафат. Равил Салихмәт дөньяның төрле илләрендә яшәп һәрвакыт милләтебезгә хезмәт итте, исхакыйлардан килгән азатлык идеалларын таратты, ...

Дәвам »