tatruen
Баш бит / 2013 / Сентябрь (страница 2)

Архив за месяц: Сентябрь 2013

Арчада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланып китте

23 сентябрдә Арчада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләүне әзерләү һәм бәйрәм итүне оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырышта чыгыш ясаучылар әзерлек эшләренең торышы, патриотик эш алып бару, Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекле урыннарны барлау, төзекләндерү, ветераннар белән эшләү турында хисап тоттылар, оештыру комитетының эш планын расладылар. Районның җаваплы кешеләреннән тыш утырышта Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ...

Дәвам »

Долгопрудный шәһәрендә Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге ачыла

26 сентябрдә Мәскәү өлкәсендәге Долгопрудный шәһәрендә Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге ачыла. Әлеге тантана белән бергә “Халыклар дуслыгы – мәдәниятлар диалогы” дигән күргәзмә дә эшен башлаячак. Күргәзмә Мәскәү әлкәсендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияты һәм сәнгате белән таныштырачак. Шул ук көнне Долгопрудный шәһәрендә милли мәдәниятларның I шәһәр фестивале дә үтәчәк. Ул “Талантлар йолдызлыгы” дип атала. Бу турыда Татар мәдәнияты һәм сәнгате ...

Дәвам »

Хушлашу сүзе

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән, тарихи ватаныбыздан читтә яшәп тә бар гомерен туган телебезне, динебезне саклауга багышлаган, милләтне XX гасырның тарихи вакыйгалары, бөек шәхесләре белән бәйләп торган татар халкының каһарман улы Равил Салихмәт вафат. Равил Салихмәт дөньяның төрле илләрендә яшәп һәрвакыт милләтебезгә хезмәт итте, исхакыйлардан килгән азатлык идеалларын таратты, ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды

24 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды. Аның эшендә Бюро әгъзаларыннан тыш БТК Башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибенә татар халкы өчен әһәмиятле мәсьәләләр  куелган иде. Бюро әгъзалары иң  башта 2013 нче ел йомгаклары буенча БТК БК ның киңәйтелгән утырышын үткәрү турында сөйләштеләр. Бертавыштан киңәйтелгән утырышның программасы кабул ителде. Утырыш ике көн: 6-7 декабрь “Казан” милли мәдәният үзәгендә ...

Дәвам »

Ташкентта Татарстан көне

22 сентябрь көнне Үзбәкстанның башкаласы Ташкент шәһәрендәге “Төркестан” cараенда татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә багышланган Татарстан көне узды. Бу чараны шәһәрнең Татар мәдәният үзәге РФның Үзбәкстандагы илчелеге, Республика интернациональ мәдәният үзәге һәм ТРның ҮРда вәкиллеге булышлыгы белән оештырды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъматулина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы ...

Дәвам »

Кузбасстагы үз кешебез

– Бер-ике данә “Хезмәт даны” бирә алмассызмы? Мин Кемеровоның Березовский шәһәреннән идем, – дип, беркөнне редакциягә зәвыклы итеп киенгән бер татар абые килеп керде.

Дәвам »

Татар конгрессы Россия халыклары телләре турындагы законга мөнәсәбәтен белдерәчәк

Иртәгә, 24 сентябрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро утырышы узачак. Төп мәсьәлә – барлык милләттәшләребезне дә борчуга салган Россия халыклары телләре турындагы законга карата татар конгрессының мөнәсәбәтен белдерү. Утырышта шушыңа кагылышлы мөрәҗәгать каралачак. Әлфия Миңнуллина

Дәвам »

Алмаз Фәйзуллин Россия Президент идарәсендә мөселман оешмалары белән эшчәнлек өчен җавап тотачак

Россия Президенты идарәсендә дини берләшмәләр белән эшләү өлкәсендә яңа җитәкчеләр билгеләнде. Дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты җитәкчесе итеп Евгений Еремин, ә аның урынбасары булып, аерым алганда мөселман оешмалары белән эшчәнлек өчен җаваплы итеп Алмаз Фәйзуллин билгеләнде. Фәйзуллин тумышы белән Казаннан, ул “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллинның улы. 2004-2013 елларда Мәскәүдә Татарстанның Русиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары булып ...

Дәвам »

Балкан илләреннән килгән кунаклар Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына Балкан илләреннән кунаклар килделәр. Юсуф Тербич – Босния һәм Герцеговинадан, ул язучы, журналист, “Препород” мөселман оешмасы җитәкчеләренең берсе. Драгомир Анжелкович шулай ук журналист, vidovdan.org сайты редакторларының берсе. Предраг Николич Белградтагы “Стратегик хезмәттәшлек өчен үзәге” исемле серб оешмасының җитәкчесе. Кунакларны Казанга алып килгән Түбән Новгородның Н.Лобачевский исемендәге дәүләт университеты ректорының халыкара эшчәнлек буенча ярдәмчесе Александр ...

Дәвам »

Үзбәкстанда яшәүче татарлар “Татарстан көнен” билгеләп үтә

22 сентябрдә Ташкент каласында Үзбәкстанда гомер сөрүче милләттәшләребез зурлап “Татарстан көне”н билгеләп үтәргә җыена. Бәйрәмчә оештырылучы бу чара ел саен зурлап үткәрелә. “Татарстан көне”н Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештыра. Гадәттәгечә бу эшне башкарып чыгуда Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы илчелеге, Татарстан Республикасының һәм Россотрудничествоның Үзбәкстандагы вәкиллекләре ныклы ярдәм күрсәтәләр. Быел бәйрәм Үзбәкстан башкаласының “Туркестон” сараенда үтәчәк. Чараның тантаналы өлешенә Үзбәкстанның ...

Дәвам »