tatruen
Баш бит / 2013 / Сентябрь (страница 4)

Архив за месяц: Сентябрь 2013

Башта Казан универсиадасына, соңыннан Татарстан Республикасы көненә багышлап…

Бишкектагы кыргыз-татар дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыяте июль аенда Казанда үткән 27 җәйге  Универсиадага багышлап Памир тау системасындагы иң биекләрнең берсе булып саналган (биеклеге 7000 метрдан артык) Ленин тау башына менү оештырды. Баштарак бу альпинистик чара Казан универсиадасы көннәрендә үтәр дип ниятләнгән иде. Тик тау тирәсендә һава шартлары катлаулы булганга күрә менүне кичектереп торырга туры килде. Һәм ул август ахырында үтте. ...

Дәвам »

Юбиляр

12 сентябрь  көнне Самара өлкәсе татарларының иҗтимагый-сәяси газетасы “Бердәмлек” газетасының алыштыргысыз баш мө­хәр­рире, Татарстанның атказанган баш мөхәррире  Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНүзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Дәвам »

Каенлы авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде

Түбән Кама районының Каенлы халкы авыл мәчетен бер гасыр саклый алуы белән горурлана. Революция шаукымында да, аннан совет режимы чорында да җимерелүенә юл куймадылар. Сугыш елларында бина ашлык салу амбарына әйләндерелгәч тә, кайчан да булса мәчеттән азан яңгыраячагына ышанып яшәделәр. Ниһаять, бер-бер артлы янә мәчетләребез калкып чыга башлаган 90-нчы елларда, колхоз рәисе Габделбәр Әхмәтшин башлангычы белән Каенлы мәчете өр-яңадан төзекләндерелә ...

Дәвам »

Кыргызстан татар җәмгыятенә – 25

Кыргызстан башкаласы Бишкәк шәһәрендә “Туган тел” татар-башкорт оешмасы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу җирлектәге татарларны котларга андагы җирле оешма җитәкчеләре, милләттәшләребез белән бергә Татарстаннан, Башкортстаннан да делегацияләр килгән иде. Бишкәк шәһәренең үзәгендә урнашкан Драма театрына җыелган милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең Беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, Россиянең Кыргызстандагы  илчесе Андрей Крутько,  “Кыргызстан халыклары Ассамблеясе” рәисе Бектемир Мурзубраимов, Мәскәү хөкүмәтенең ...

Дәвам »

Видео: Казанда яшьләрнең теле ачыла

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Сәләт”  аланнары, “Идел”  яшьләр үзәгенең “Яшь лидерлар мәктәбе”,  “Милләтебез хәзинәләре” чаралары белән беррәттән  быел 23 нче тапкыр җыелган Татар яшьләре көннәре  егет-кызларда милли үзаң тәрбияли.

Дәвам »

Әлкидәге Нәби Дәүли исемендәге гимназия – татар гимназиясеме?

4 сентябрдә Бөтендөнья татар конгрессының махсус комиссиясе Татарстанның Әлки районындагы Үргәагар авылы мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә эшләде. Комиссия әгъзалары: БТК Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Марат Лотфуллин, Казан шәһәре 2 нче татар гимназиясе директоры, БТК бюросы әгъзасы Кәмәрия Хәмидуллина, БТК ның Татарстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров – Үргәагар авылы кешеләре исеменнән килгән хатта язылган ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасына яңа җитәкче киләчәк

6 сентябрдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм ТР дагы татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров Әлмәт шәһәрендә булып кайттылар.

Дәвам »

Нәсел агачлары ник корый?

Усак агачы – нәсел агачы. Яшәү өчен көрәш тарихында никадәр охшашлык алар арасында. Усак миллионлаган орлык биреп тә, тамыр җибәреп тә үрчергә, яшәргә тырыша. Орлыкларын ут төртеп яндыралар, таптыйлар, изәләр. Ә дымлы туфракка эләгеп шытым бирсә, кемнәр генә аның башына басып үтми дә өстенә кирпеч, таш яки асфальт салып куймый. Хәтта урманда да аны, сыйфатсыз агач дип, печән урынына кырып-чабып ...

Дәвам »

Бишкәктә татарлар киңәш тота

Кыргызстанга татарлар 20 гасырның башында килеп төпләнәләр. Алар кыргыз халкына мәгърифәт  тараталар, әлеге җирлектә беренче мәктәпләрне ачалар. 1999 елда бу илдә 45400 милләттәшебез яшәсә, бүгенге көндә анда 31400 татар исәпләнә. Аларның күпләп яшәгән төбәкләре Бишкәк шәһәре, Чуй, Ош, Нарын, Иссык күл, Джалалабад, Баткын өлкәләре. Биредәге татарларны берләштереп торучы “Туган тел” оешмасының 25 еллыгы уңаеннан “түгәрәк өстәл” узды. Аны оешманың җитәкчесе ...

Дәвам »

Магнитканың татар тарихы төптән өйрәнелә башлады

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында Магнитогорски каласыннан ике милләтәшебез: фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Харис улы Әхмәтҗанов һәм “Татар рухы” газетасының баш редакторы Равил Гатаулла улы Хөснетдинов булып киттеләр. Биредә алар БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин белән күрештеләр. Максатлары: алынган зур эшләрендә Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан да теләктәшлек табу. Быел май аенда Магнитогорскида Татарстанның Мәрҗани исемендәге Тарих институты үзенең ...

Дәвам »