tatruen

Архив за день: 16.10.2013

Татар җырчылары Дүртөйледә көч сынашачак

Башкортстанның Дүртөйле район үзәгендә 17-18 октябрьдә “Туган тел” татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы үтәчәк. Аның оештыручылары: Башкортстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Дүртөйленең хакимияте һәм район халык иҗаты үзәге. Конкурста 16-35 яшьтәге башкаручылар катнаша. Үзешчән һәм профессиональ җырчылар жюри тарафыннан аерым бәяләнә. Бәйгегә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгәннәр дә катнаша ала икән. 17  октябрьдә конкурсның ачылу тантанасы һәм беренче тур, 18 октябрьдә ...

Дәвам »

Телләргә битарафлык бәла китерергә мөмкин

Языковой нигилизм до добра не доведет    Учитель истории и иностранных языков Альберт Аминов откликнулся на статью  об изучении национальных языков из раздела «Актуальное мнение» .  

Дәвам »

Популяр автор Зифа Кадыйровага-55 яшь

Унсигезенче октябрьдә Чаллы шәһәре Дәүләт драма театры бинасында Зифа Кадыйрованың 55 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узачак. Кичәдә танылган язучылар, шагыйрьләр, җырчылар һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958нче елның 7нче октябренда Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. 1978нче елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә. Бүгенге көндә дә төзелештә эшли һәм иҗат белән шөгылләнә. Зифа ханым Кадыйрова иҗатка ...

Дәвам »

Күренекле галим В.Х.Хаков истәлегенә багышланган укулар

Унсигезенче октябрь көнне Казан федераль университеты Филология һәм сәнгать институтнда аспирант һәм студентларның “Телләрне саклау һәм үстерү” темасы астында Вахит Хөҗҗәт улы Хаков укулары узачак.

Дәвам »

Татар яшьләре Корбан ашы уздыра

Агымдагы елның 16 октябрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә һәм Татарстан Республикасының Диния назәрәте яшьләр бүлеге ярдәмендә иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсенә – Корбан гаетенә багышланган мәҗлес – Корбан ашы уздыра. Чарада бөтен республикадан 300гә якын татар яшьләре катнашачак дип көтелә. Алар арасында республиканың  яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары  уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Ихлас”  мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары. ...

Дәвам »