tatruen

Архив за день: 24.10.2013

Удмуртия Республикасының татар теле укытучылары күп телләрдә белем бирү модельләрен өйрәнде

Шушы көннәрдә Удмуртия Республикасының татар теле укытучылары “Регионнарда гомуми белем бирү учреждениеләрендә күп телләрдә белем бирү модельләрен тормышка ашыру” дигән семинарга җыелдылар. Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институтыннан килгән мөгаллимә Мингаян Гаяз кызы Мозаффарова татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа стандартларны куллану серләрен ачты. Өч көнгә планлаштырылган семинарның бер көне Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә узды. Татар, рус, инглиз теле укытучылары 5нче ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” форумында катнаштылар

16-19 октябрьдә узган бу фәнни чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә катнашты.

Дәвам »

Казан университетының Филология һәм сәнгать институтындагы “Әллүки” иҗат түгәрәге “Шигъри сабантуй” үткәрә

Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән “Әллүки” иҗат түгәрәге 2013 елның 15 декабрендә “Шигъри сабантуй” ярышы үткәрә. “Шигъри сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үзен сынап карый ала. Конкурста ВУЗ студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да (10-11 сыйныфлар) катнаша. “Шигъри ...

Дәвам »

Самарадагы “Туган тел” оешмасы РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләргә каршы

Самарадагы "Туган тел" өлкә татар оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать хаты юллаганнар.

Дәвам »

Удмуртиягә – Татарстан күчтәнәче

Быел май ае безнең өчен зур яңалыктан башланды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы регионнарда телебезне, сәнгатебезне, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертүче милли-мәдәни автономияләргә ярдәм йөзеннән грант бирү өчен милли проектларга бәйге игълан иткән иде. 3 номинациядә уздырылган әлеге бәйгедә Республикабзының милли-мәдәни автономиясе дә катнашып, 7 проект тәкъдим итте. Шуларның икесе – “Яңарыш” газетасы әзерләгән “Хәерле иртә” тапшыруы һәм Удмуртия Республикасының социаль ...

Дәвам »

Истанбулга сәяхәт

Истанбул Төркиянең иң зур, иң куәтле, портлы каласы, мәдәният һәм сәүдә үзәге дә. Элекеге Рим, Византия, Осман империясенең башкаласы булган, Босфор култыгында урнашкан шәһәрне кичәр өчен генә дә 150 чакрым юл узарга кирәк.

Дәвам »