tatruen

Архив за день: 30.10.2013

Усть-Багаряк халкы авыл, аның мәктәбе һәм мәктәпкә нигез салучының юбилейларын билгеләп үтте

24-25 октябрьдә Чиләбе өлкәсе Кунашак районында урнашкан Усть-Багаряк авылында тантаналы чаралар үтте. Алар бергә өч датаны берләштерде: авыл төзелүгә 305 ел, авыл мәктәбенә – 90 ел, мәктәпкә нигез салучы һәм аның беренче директоры Җамалетдин Камаловның тууына 130 ел. Усть-Багаряк авылы Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Авылның урыны бик матур – ул Синара елгасы ярларында җәелеп утыра. Биредә төрле милләт вәкилләре ...

Дәвам »

Казанда “Калфаклы сандугач” фестиваль-конкурсы узачак

Җиде ел Казанның Киров районында урнашкан дүртенче татар гимназиясендә "Калфаклы сандугач" дигән Сара Садыйкова исемендәге татар җыры һәм инструменталь музыка VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы үткәрә.

Дәвам »

Әкъдәс Нигъмәт Куратны олылау

Күренекле якташыбызның юбилей тантанасына Төркиядән, Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән галимнәр, татар зыялылары, укытучылар, туганнары, хакимият вәкилләре, авыл халкы килгән иде.

Дәвам »

Казан университетының Алабуга институтында халыкара тюркологик конференция үтәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан федераль университетының Алабуга институтындагы татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференцияне үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бара. Конференция фән көненә багышлап оештырыла. Үткәрү вакыты: 2014 нче елның 7 нче феврале. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, ...

Дәвам »