tatruen
Баш бит / 2013 / Октябрь (страница 2)

Архив за месяц: Октябрь 2013

Казанда “Калфаклы сандугач” фестиваль-конкурсы узачак

Җиде ел Казанның Киров районында урнашкан дүртенче татар гимназиясендә "Калфаклы сандугач" дигән Сара Садыйкова исемендәге татар җыры һәм инструменталь музыка VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы үткәрә.

Дәвам »

Әкъдәс Нигъмәт Куратны олылау

Күренекле якташыбызның юбилей тантанасына Төркиядән, Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән галимнәр, татар зыялылары, укытучылар, туганнары, хакимият вәкилләре, авыл халкы килгән иде.

Дәвам »

Казан университетының Алабуга институтында халыкара тюркологик конференция үтәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан федераль университетының Алабуга институтындагы татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференцияне үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бара. Конференция фән көненә багышлап оештырыла. Үткәрү вакыты: 2014 нче елның 7 нче феврале. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, ...

Дәвам »

Тукай исемен мәңгеләштергән Кырлай авылы мәчете 100 елын тутырды

27 октябрьдә Арча районының Яңа Кырлай мәчетендә олы тантана булды— мәчет үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан биредә зур мәҗлес оештырылды.

Дәвам »

Казанда “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага фикер алышу көтелә

Татарстан мөфтияте 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар берлеге көне уңаеннан фикер алышу клубын оештыра. Фикер алышу клубы утырышы Россия ислам университетында 31 октябрьдә уздырыла. Сөйләшү “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага багышлана. Чарага миграция хезмәте, дини һәм милли оешмалар вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Шулай ук анда төрле уку йортларында белем алучы яшьләр катнашуы көтелә. ТР МДН яшьләр бүлеге ...

Дәвам »

Әлкигә эш сәфәре – татар гимназиясе ни хәлдә?

25 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре Илдар Миңгәрәев һәм Татарстандагы татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров Татарстанның Әлки районында эш сәфәре белән булып кайттылар. Әлки районы үзәге – Базарлы Матак авылындагы Нәби Дәүли исемендәге татар гимназиясендәге хәлләр торышы күзәтелде. Бу уку йорты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының аерым игътибарында тора. Берничә ай элек әлеге гимназиядә укучы ...

Дәвам »

Ижау шәһәрендә гөрләп чәк-чәк бәйрәме үтте

Татар халкының милли ризыклары бик күп. Шулардан иң дәрәҗәлесе чәк-чәк. Биш ел рәттән инде Ижау шәһәрендә чәк-чәк бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмне “ИМАН” татар яшьләре оешмасы үткәрә. Елдан – ел бәйрәмнең дәрәҗәсе зурая бара. Баштагы ике елда бәйрәм урамда үткәрелде, ә соңгы өч елда мәдәният йортларында үткәрелә. Бу бәйрәм быел “Тимер юлчылар” мәдәният йортында узды. Тамашачылар белән зал тулы иде. Бәйрәмгә килүчеләр ...

Дәвам »

Татарстан татар теле һәм татар әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәрә

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада (алга таба – Олимпиада) Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектлары, шулай ук чит илләр укучылары һәм студентлары өчен үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче укучылар һәм студентлар (14-25 яшьләрдәге) катнаша ала. Олимпиада укучылар һәм студентлар ...

Дәвам »