tatruen
Баш бит / 2013 / Октябрь (страница 5)

Архив за месяц: Октябрь 2013

Алманиядәге студентлар татар милли ризык кичәсен оештыра

2013 елның 23 ноябренда Гиссен университеты кафесында татар милли ризык кичәсе үтәчәк. Аны Алманиядә укучы татар студентлары оештыра. Игъланнарында алар ярдәм итәргә теләге булганнарны, пешерә белгән яки өйрәнергә тeләучеләрне көтеп калуларын белдерәләр. Бергә-бергә күңелле итеп чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый Һәм башка татар милли ризыкларын әзерләргә ниятләп торалар.  

Дәвам »

Халык театрлары ярыша

6–15нче ноябрь көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге XIII төбәкара “Идел –йорт” халык театрларының йомгаклау фестивален уздырачак.

Дәвам »

Миңгол Галиев Владимир яшьләренә вокал буенча мастер –класс уздырачак

Владимир өлкәсенең “Бәхет” иҗтимагый яшьләр оешмасы шушы төбәктә яшәүче татар халкын берләштерү һәм милли мәдәниятне пропагандалау максатыннан шактый эшләр башкара. Телләрне саклау һәм үстерү проекты кысаларында “Яшьләр” Мәдәният сараенда даими “Татар чәе кичләре” уза. Әлеге чара әдәби кичә буларак оештырылса да, гадәти милли ризыклар белән татар чәе эчү, “Мирас” татар иҗат студиясе тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары һәм, әлбәттә, Казаннан махсус ...

Дәвам »

Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды

Инде хәбәр ителгәнчә, узган атнада 17-18 октябрьдә, Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды. Ике елга бер оештырыла торган әлеге чара бу елны унынчы тапкыр үтте. Елдан–ел чараның географиясе һәм катнашучылар саны гына түгел, ә нәкъ менә халыкчанлыгы арта бара. Әйтик бу ике көндә конкурсның йомгаклау өлешендә катнашкан 160 җырчы Башкортостан, Татарстан, Омск, Оренбург, ...

Дәвам »

Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевны искә алдылар

Унсигезенче октябрь көнне Түбән Новгород шәһәрендә татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган “Милли көй” II өлкә фестивале җиңүчеләре катнашында тантаналы концерт узды. Аның төп оештыручысы – Түбән Новгород өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте. Моңа кадәр “Милли көй” II өлкә фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары Түбән Новгород өлкәсенең барлык районнарыннан җыр-моңга гашыйк йөзләрчә вәкилләр катнашында үткән иде. Түбән ...

Дәвам »

Ижауда – Татар әдәбияты көне

25 октябрь көнне Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә киң җәмәгатьчелек катнашында Татар әдәбияты көне узачак. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле каләм ияләре игътибар үзәгендә булачак дип хәбәр итәләр чараның оештыручылары – “Яңарыш” газетасы редакциясе, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе. Чарада Удмуртия Республикасы җитәкчеләре, Татарстан, Удмуртия язучылары берлекләре җитәкчеләре, язучылар, Чаллы, Әгерҗе, Чайковский, Воткинск, Можга ...

Дәвам »

“Халкым минем” тапшыруының иҗат төркеме Төркиядәге татар авылларында булды

Бөтендөнья татар конгрессының Төркиягә «Халкым минем» тапшыруын төшерергә килгән иҗат төркеме икенче көнне Конья провинциясендә урнашкан себер татарлары авылы Бөгрүдилек авылына юл тотты

Дәвам »

Әрәкәй авылында милли мәгариф турында сөйләшәчәкләр

23-24 октябрьдә Свердловск өлкәсендәге Түбән Сырга районының Әрәкәй авылында  “Милли мәгарифне үстерүдә  инновацион эшчәнлекнең төп юнәлешләре” дигән  III төбәкара конференция үтәчәк. Аны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм өлкә татарлары конгрессы оештыра. Бу чараның Әрәкәй авылында үткәрелүе очраклы хәл түгел. Бу авыл үзенең үзешчән коллективы белән дан тота. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстаннан читтәге башка бик күп татар авылларыннан ...

Дәвам »