enrutat
Баш бит / 2013 / Ноябрь

Архив за месяц: Ноябрь 2013

Казахстандагы республикакүләм Сабантуй киләсе елда Кызылордада үтәчәк

29 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Кызылорда өлкә татар иҗтимагый-мәдәни үзәк рәисе Галия Гыйззәтуллина белән күреште.

Дәвам »

Укучылар Равил Шәрәфиев белән очрашты

Равил аганың биографиясен, аның иҗатын ныклап өйрәнгәннәр, сорауларын да әзерләгәннәр. Балаларның һәр соравына актер тәфсилләп җавап бирде. Шигырьләр сөйләп тә балаларның күңелләрен күрде.

Дәвам »

Актүбәдә җәлилче Гайнан Кормашка багышланган китап чыкты

Шушы көннәрдә Казахстанның Актүбә шәһәрендәге «Шатлык» татар–башкорт этно-мәдәни оешмасы башлангычы белән Гайнан Кормашка һәм җәлилчеләргә багышланган яңа китап дөнья күрде. Киләсе 2014 нче елда Берлин шәһәренең Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилчене җәзалап үтерүгә 70 ел тула. Аларга үлем җәзасы чыгарган Германиянең империя суды бу төркемне «Кормашев төркеме» дип атый. Чөнки алар билгеләвенчә, төп оештыручы булып нәкъ менә Гайнан Кормаш тора. Җәзалауны ...

Дәвам »

«Владимирда татар мәдәнияте көннәре» IV нче өлкә фестивале әзерләнә

«Мәдәният дуслыгы аша халыклар дуслыгы» мәдәни- мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Бәхет» татар мәдәни үзәге һәм Владмирдагы «Бәхет» шәрыкъ мәдәнияте иҗтимагый төбәк яшьләре оешмасы 29 ноябрьдан 1 декабрьга кадәр Владимир шәһәрендә IV нче өлкә «Владимирда татар мәдәнияте көннәре» фестивале уздыра. Оештыручылар үз алдына Владимир өлкәсендә татар телен, татар мәдәниятен саклауны һәм үстерүне, Владимир өлкәсенең Татарстан Республикасы, Казан шәһәре белән элемтәләрен ныгыту, владимирлыларны ...

Дәвам »

Казанда «Яшь татар лидеры мәктәбе» ачылачак

4-9 декабрьдә Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм "Идел" яшьләр үзәге чираттагы "Яшь татар лидеры мәктәбе"н ачып җибәрәләр.

Дәвам »