tatruen

Архив за день: 08.11.2013

Үземнеке – үзәктә!

 Милли тәрбиянең иң төгәл билгесе: үзеңнеке – димәк, халкыңныкы, милләтеңнеке. Гомерлек яр сайлаганда да, гаиләне ишәйтү турында уйлаганда да, бала тәрбияләү юлларын, аны кайда укыту мәсьәләләрен хәл иткәндә дә, хәтта моңланганда да...

Дәвам »

КИЛӘЧӘККӘ ИЛТКӘН ЮЛ

Кире кайту өмете өзелсә дә, иман һәм милли хисләр киселми. Финляндия Ислам җәмгыятенең узган ел Казанга мөселман кинофестиваленә алып килгән «Мәчеткә илткән юл» дигән документаль фильмында фин илендә яшәүче татарларның милли һәм дини үзәге булган ислам йортын төзү тарихы күрсәтелде.

Дәвам »

Тинчуринлыларга котлау

Сезнең театр чын мәгънәсендә бөек Тукай әйткәнчә, халкыбызны “яктылыкка, нурга илтә”. Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар милләте Сезнең иҗат коллективын һәрдаим зарыгып көтә, алкышлап каршы ала, яңадан-яңа күрешүләр көтеп яши.

Дәвам »

«Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак

Казанның «Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашырга җыена. Алар анда татар әкиятләрен күрсәтергә ниятләгәннәр. 9 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак, ул Азәрбайҗан башкаласында узачак. Быел театр Г.Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. Бу фестивальдә Азәрбайҗан, Италия, Бөекбритания, Венгрия, Хорватия, Төркия, Швейцария, Япония, Грузия, Татарстан театр коллективлары катнаша. 11 – 16 ...

Дәвам »