tatruen

Архив за день: 14.11.2013

“Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының икенче сайлап алу чарасы Ульяновск төбәгендә була

“Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Россия татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, “Сөембикә” журналы тарафыннан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырыла.

Дәвам »

Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

Әлеге чара вакытында Ульяновск өлкәсе мәгариф оешмаларының иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларына мактаулы исемнәр бирелде.

Дәвам »

Алабугада Габдулла Тукай мәйданы төзекләндерелә

Нәкъ бер ел элек Алабугада Габдулла Тукайга багышлап һәйкәл кую эшләре башланган иде. Ул вакытта шәһәр җитәкчеләре һәйкәл урнаштыру һәм якындагы мәйданны төзекләндерү эшләре буенча беренче киңәшмәләрен үткәрде. Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Владимир Фролов хәбәрчеләргә яхшы хәбәр җиткерде – Алабугада татар шагыйренә багышлап һәйкәл урнаштыру эшләре дәвам итәчәк. – Сүз беренче мәктәп каршындагы мәйдан ...

Дәвам »

Иркутскидагы “Алтын кояш” ансамбле этнофестивальдә катнашып икенче урын яулады

Иркутски өлкәсенең Усть-Ордынский бистәсендә “Байкал нуры” – “Без төрле. Без бергә” исемле этнофестиваль үтте. Бу чара күпмилләтле Иркутски өлкәсендә яшәүче халыкларның төрлелеген күрсәтүгә һәм толерантлык тәрбәяләү максаты белән үткәрелә башлаган. Ноябрь башында үткән беренче шушындый этнофестивальдә Усть-Ордынский Бурят округының Эхирит-Булагат районындагы  Олой авылыннан “Алтын кояш” исемле татар гаилә төркеме катнашты һәм  икенче урын яулады. Бу төркем Иркутски өлкәсендә билгеле коллектив, алар җирле татарларның ...

Дәвам »

Казанда Исламга багышланган халыкара фәнни конференция уза

Казан (Идел буе) федераль университетында шушы көннәрдә "Бүгенге мәгълүмати иркенлектә мөселман хәрәкәтләре һәм Ислам идеологиясен үстерү алымнары" ("Мусульманские движения и механизмы воспроизводства идеологии Ислама в современном информационном пространстве") исемле халыкара фәнни конференция эшли.

Дәвам »