tatruen

Архив за день: 26.11.2013

Минскида “Чишмә” оешмасын котладылар

Ноябрь уртасында Белоруссия башкаласы Минскида яшәүче татарларны берләштерүче “Чишмә” оешмасы үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан тантанага чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева, җырчы Фердинант Фәтхи һәм баянчы Булат Хисмәтовтан торган төркем барды. Иң башта Казан кунаклары Ивье шәһәрендәге мәктәптә әби-бабалары яки әти-әниләре татар булган балалар белән очраштылар, аларга концерт куйдылар. ...

Дәвам »

“Авыл кызы” бәйгесеннән фоторәсемнәр

23 ноябрь көнне Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының сайлап алу туры узды. Әлеге бәйгенең төп оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы хакимияте. Анда өлкәнең Иске Кулаткы, Яңа Спас, Чынлы, Николаевка, Сенгилей районнарыннан 11 кыз катнашты.

Дәвам »