tatruen
Баш бит / 2013 / Ноябрь (страница 10)

Архив за месяц: Ноябрь 2013

Кырымда татар яшьләренең “Алга” исемле хәрәкате барлыкка килде

Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе I нче Кырым яшьләре конференциясен үткәрде. Төп мәсьәлә: татар яшьләренең “Алга” исемле яңа хәрәкатенең программасын карау иде. Бу программаны “Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы яшьләре лидеры Айшә Хәлилова тәкъдим итте. 2013 елның 10 ноябрендә Ялта, Алушта, Севастополь, Евпатория, Акмәчет (Симферополь), Саки шәһәрләреннән бергә җыелышкан Идел буе татарларының яшь лидерлары “Алга” хәрәкатенең программасын тикшерделәр ...

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе татарлары белән очрашты

8 ноябрьдә Ростов шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика делегациясе визиты кысаларында Ростов өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты. Очрашуда өлкә губернаторы Василий Голубев та катнашты. Татарстан Президенты, очрашуны ачып, Ростов өлкәсе губернаторына әлеге очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. “Безгә үзебезнең телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу бик мөһим. Ростов өлкәсе җитәкчелегенә, шәхсән губернаторга барлык милләтләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алганнары ...

Дәвам »

Үземнеке – үзәктә!

 Милли тәрбиянең иң төгәл билгесе: үзеңнеке – димәк, халкыңныкы, милләтеңнеке. Гомерлек яр сайлаганда да, гаиләне ишәйтү турында уйлаганда да, бала тәрбияләү юлларын, аны кайда укыту мәсьәләләрен хәл иткәндә дә, хәтта моңланганда да...

Дәвам »

КИЛӘЧӘККӘ ИЛТКӘН ЮЛ

Кире кайту өмете өзелсә дә, иман һәм милли хисләр киселми. Финляндия Ислам җәмгыятенең узган ел Казанга мөселман кинофестиваленә алып килгән «Мәчеткә илткән юл» дигән документаль фильмында фин илендә яшәүче татарларның милли һәм дини үзәге булган ислам йортын төзү тарихы күрсәтелде.

Дәвам »

Тинчуринлыларга котлау

Сезнең театр чын мәгънәсендә бөек Тукай әйткәнчә, халкыбызны “яктылыкка, нурга илтә”. Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар милләте Сезнең иҗат коллективын һәрдаим зарыгып көтә, алкышлап каршы ала, яңадан-яңа күрешүләр көтеп яши.

Дәвам »

«Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак

Казанның «Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашырга җыена. Алар анда татар әкиятләрен күрсәтергә ниятләгәннәр. 9 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак, ул Азәрбайҗан башкаласында узачак. Быел театр Г.Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. Бу фестивальдә Азәрбайҗан, Италия, Бөекбритания, Венгрия, Хорватия, Төркия, Швейцария, Япония, Грузия, Татарстан театр коллективлары катнаша. 11 – 16 ...

Дәвам »

Конгресста – Швейцариядән килгән кунаклар

6 нчы ноябрь көнне Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясе директоры – Камәрия Зиннур кызы Хэмидуллина һәм гимназия фонды җитәкчесе Ландыш Хәмит кызы Фазуллина Швейцариянең Берн кантоныннан килгән кунакларны тимер юл вокзалында каршы алды

Дәвам »