tatruen
Баш бит / 2013 / Ноябрь (страница 3)

Архив за месяц: Ноябрь 2013

Минскида “Чишмә” оешмасын котладылар

Ноябрь уртасында Белоруссия башкаласы Минскида яшәүче татарларны берләштерүче “Чишмә” оешмасы үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан тантанага чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева, җырчы Фердинант Фәтхи һәм баянчы Булат Хисмәтовтан торган төркем барды. Иң башта Казан кунаклары Ивье шәһәрендәге мәктәптә әби-бабалары яки әти-әниләре татар булган балалар белән очраштылар, аларга концерт куйдылар. ...

Дәвам »

“Авыл кызы” бәйгесеннән фоторәсемнәр

23 ноябрь көнне Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының сайлап алу туры узды. Әлеге бәйгенең төп оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы хакимияте. Анда өлкәнең Иске Кулаткы, Яңа Спас, Чынлы, Николаевка, Сенгилей районнарыннан 11 кыз катнашты.

Дәвам »

Иске Кулаткада “Авыл кызы”ның сайлап алу туры үтте.

Иске Кулатка районында булганда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров районның Атлаш, Мосеевка, Яңа Зимница, Иске Мостяк кебек татар авылларында булып анда яшәүче татар халкы белән дә очрашты.

Дәвам »

Южно-Сахалинскта үткән самбо бәйрәменә легендар Рәис Рәхмәтуллин килде

Южно-Сахалинскта Россиядә самбо кабул ителүнең 75 еллыгына багышлап  бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмгә танылган самбочы, күп мәртәбәләр Россия һәм дөнья чемпионы исемен яулаган милләттәшебез Рәис Рәхмәтуллин да хөрмәтле кунак буларак чакырылган иде. Тантаналы чарада Сахалин өлкәсенең самбо көрәше федерациясе вәкилләре һәм милли, шул исәптән татар иҗади коллективлар катнаштылар. Бераз алда, 16 ноябрьдә легендар спортчы туып үскән Түбән Новгородта Рәис Рәхмәтуллинны профессиональ спорттан ...

Дәвам »

“Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Ульяновск өлкәсендәгесендә җиңүгә ирешкән 4 кыз Казанда ярым финалда үзен күрсәтәчәк

Сайлап алу турында барлыгы 11 кыз катнашкан (Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының икенчесе 23 ноябрьдә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында уздырылды (моңа кадәр 21ендә дип игълан ителсә, ул кичектерелгән булып чыкты – ред.). Анда Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә делегация барган иде, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итә БТК БКның ...

Дәвам »

“Туган тел” җыелышы милләтебезне саклау мәсьәләләренә багышланды

Ноябрьнең егермесендә Самара Дуслык йортында иң өлкән татар җәмгыяте – “Туган тел” үзенең еллык җыелышын уздырды. Алдагы елларда җәмгыятьтә әгъзадә генә испләнгәннәрне әгъзалыктан төшереп калдырдылар. Хәтта Шурага (Совет) кергән биш кешене төшереп калдырып, яңаларны керттеләр. Җәмгыятьнең президенты Гомәр углы Ильяс Шәкүров озын-озак нотык тотты. Самара татарлары алдында торган проблемнарга тукталды. Ә ул проблем татар телен саклауга барып тоташа. Монда борчылуларга ...

Дәвам »