tatruen

Архив за день: 05.12.2013

Tатар басмаларының карашы Казанга төбәлгән

Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар басмаларына кушымта буларак әзерләнә торган “Атна вакыйгалары”ның исеме үзгәртеләчәк. Яңа елдан ул “Без бергә” дигән исем астында дөнья күрә башлый. Бүген “Татмедиа” агентлыгына Россия төбәкләрендә чыгучы татар газеталарының җитәкчеләре җыелды. Өченче ел рәттән оештырылып килүче киңәшмәдә каләм әһелләреннән тыш Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов,“Татмедиа” ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, аның киңәшчесе ...

Дәвам »

“Атна вакыйгалары” газетасының әһәмияте зур, моның өчен Татарстан Президентына олы рәхмәт – Ирек Миңнәхмәтов

“Татмедиа” ААҖ уздырган Россия төбәкләрендәге татар басма ММЧ җитәкчеләре катнашындагы семинар-киңәшмәдә тәкъдимнәрнең төрлесе булды

Дәвам »

V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале программасында– тамырларга кире кайту һәм телне саклау турында пьесалар

Казанда 16-22 декабрьдә V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында үтәчәк режиссура лабораториясе өчен Казан шагыйрьләре Эльвира Һадиева һәм Резидә Гобәева Ирландия, Эстония һәм Россиянең бүгенге көн драматурглары иҗат иткән 4 пьесаны татар теленә тәрҗемә иткән.

Дәвам »

Татар конгрессына Америка кунагы килде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Америкадан Казан федераль университетына стажировкага килгән яшь галим Гари Гуадагноло килде. Гари Казанга инде дүртенче мәртәбә килә икән. Аны совет чоры башы тарихы, шул вакыттагы урыс-татар мөнәсәбәтләре, совет милли сәясәте кызыксындыра. Үзе укыган Төньяк Каролина университетында аның фәнни тикшеренүләре шушы яссылыкта ята. 2010 елда Казанга беренче килүендә Гари татар теле өйрәнә башлаган, 2 ай ...

Дәвам »