tatruen

Архив за день: 12.12.2013

Мәскәүдә ана телен һәм татар тарихын укыту мәсьәләре турында сөйләшәчәкләр

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә "Татар халкының милли-мәдәни йөзен саклауның актуаль мәсьәләре" дигән конференция үтәчәк.

Дәвам »

Татарстан мөфтие Төркиядәге татарлар белән очрашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте делегациясе, Төркия Республикасының Искешәһәрендә булып, Татар мәдәнияте үзәгендә татарлар белән очрашты.

Дәвам »

Татарстан вәкиле Финляндия татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

Очрашуда Атик Али белән Рамиль хазрәт Беляев татар диаспорасы яңалыклары белән уртаклашты, Финляндия татарларының дин, тел һәм мәдәниятне саклаулары турында сөйләделәр.

Дәвам »

Барнаулдагы татар мәдәнияте үзәге өй туен бәйрәм итте

6 декабрьдә Барнаул шәһәренең «Сибэнергомаш» мәдәният йортында “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге өй туен бәйрәм итте. Презентациягә Алтай крае, Барнаул шәһәре, Октябрь районы хакимиятләре вәкилләре, милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре килде. “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге 2002 елда ук ачылган булса да, әлегә кадәр аның бүлмәсе юк иде. Өй туена татарлар халкыбыз гадәте буенча өмә җыеп әзерләнделәр: агарттылар-буядылар, өйләрдән өстәл-урындыклар алып килделәр, диварларга плакатлар ...

Дәвам »

Барселонада татар музыкасы яңгыраячак

12 декабрьдә Барселонаның Auditori de Barcelona концерт залында татар композиторлары әсәрләреннән тупланган "Татар музыка җәүһәрләре" исемле концерт узачак. Бу турыда Казан мэриясе сайты хәбәр итә.

Дәвам »