tatruen
Баш бит / 2013 / Декабрь (страница 4)

Архив за месяц: Декабрь 2013

Алина Шәрифҗанова “Төрквидение 2013” бәйгесенең финалына чыкты

Бәйгегә төрле илләрдән, шул исәптән Украина, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Россия Федерациясе, Төркиядән 24 башкаручы килде. Татарстаннан бәйгегә Үпкәләмим язмышыма" җыры белән Алинә Шәрифҗанова катнашты.

Дәвам »

Әлмәттә ана теле укытучылары өчен семинар үткәрелде

16 декабрьдә  Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт (Татарстан) бүлекчәсе ана теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әзерләгән методик семинар узды. Әлмәтнең муниципаль  хезмәт дәүләт институтының (ӘМХДИ) актлар залында үткән семинар “Гуманистик этномәдәни традицияләр һәм тәрбия процессы” дип атала иде. Чарага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, БТК ның Әлмәт бүлекчәсе әгъзалары, ана теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә балалар тәрбия-укыту оешмалары педагоглары җыелды. Бу ...

Дәвам »

Татарстанда Алтай краеның вәкиле булачак

Алтай крае губернаторы Александр Карлин карары белән Татарстанда төбәкнең үз вәкиле булачак. Бу турыда Алтай краеның рәсми сайты хәбәр итә. Вәкил – безнең милләттәшебез  Әнвәр Әминов. Әнвәр Әминов – 2005 елда төзелгән җирле татар милли-мәдәни автономиянең рәисе һәм “Алтай Татарстан” оешмасының генераль директоры булып тора.

Дәвам »

Динә Гарипова Квазимода белән бергәләп җыр яздырган

Динә Гарипова күпләргә “Нотр-Дам де Пари” мюзиклындагы Квазимодо буларак таныш Канада артисты һәм җырчысы Гару (Garou) белән берлектә җыр яздырып кайтты. Җырчы үзе белдергәнчә, Гаруның вәкилләре аны үзләре эзләп тапканнар һәм дуэт башкарырга тәкъдим иткәннәр. Декабрьдә бу тәкъдимне кабул  иткән Динә Парижга барып җырны яздырып та кайтты. Җыр француз телендә яңгырый, урыс телендә дә бер җөмлә бар икән. Исеме – “Җилгә ...

Дәвам »