tatruen

Архив за день: 10.01.2014

Сугыш сындырмаган шәхес.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.

Дәвам »

Әлмәттә Гариф Ахунов исемендәге музей ачылды

Әлмәтнең 1 нче урта мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов исемендәге әдәби хәрәкәт тарихы музее ачылды. Музейны ачу идеясе белән язучының кызы, “Ак карга” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наилә Ахунова һәм “Ак каләм” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Екатерина Аничкина чыккан булган. Һәм ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы, республика яшьләр форумының “Игелек технологиясе” өлкәсендә җиңү яулаган Елена Кильдюшева ...

Дәвам »

Казанда «ЭтноДар» мәдәниятара фестивале узачак

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы яшь осталарның «ЭтноДар» Мәдәниятара фестивале проекты башлану турында игълан итә. Әлеге проект Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә үткәрелгән коммерцияле булмаган оешмалар өчен ачык грантлар конкурсында җиңүче булды һәм «Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан финанслана, дип хәбәр итә проект авторлары. Проектның төп максаты – Идел буенда яшәүче халыкларның тарихи мирасын саклауга ярдәм ...

Дәвам »

Тукай авылы үсештә

Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылы халкы да узган елга нәтиҗә ясый. Бу авыл иманлы, тырыш, эш сөючән халкы, үзенең сәүдәгә осталыгы, туган авылга булган мәхәббәте аркасында яшәп килә. Тукай елдан-ел үсә, яңара. Үткән елда дистәләгән яңа йортлар төзелде, 18 яшь пар яңа гаилә корылган, 30 бала якты дөньяга килгән. Тукайда бүгенге көндә ике меңгә якын кеше яши. Якты тормыштан 13 ...

Дәвам »

Петербургта яңа татарча китап дөнья күргән

Самара өлкәсенең Елхау районы Мулла авылында гомер итүче Гөлсирә Фәхретдинованың “Уеллар” дигән китабы дөнья күргән. Ул Санкт-Петербургта басылган. Бу авторның икенче китабы. Алдагысы “Замандашлар сагышы” дигәне дә Петербургта чыккан була. Анысы шигъри җыентык булса, яңасы татар халык иҗатын туплаган. Такмаклар унсигез бүлектән тора һәм ул үз эченә 363 такмакны җыйган. Гөлсирә ханымга киләчәктә дә иҗат уңышлары телик.  

Дәвам »