tatruen

Архив за день: 22.01.2014

Воткинскида милли мәдәни автономия актив эшли

Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” иҗат төркеме Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуны шәһәрнең татар милли мәдәни автономиясендә башлап җибәрделәр.

Дәвам »

Күренекле милләттәшебез вафат булды

Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Балтач районының Карадуган авылындагы “Себер юлы тарихы” музее директоры, китаплар авторы, шактый еллар Бөтендөнья татар конгрессының Балтач бүлекчәсен җитәкләгән Зиятдинов Бакый Шәймулла улы фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Бакый абый  1930 елның 19 гыйнварында Таузар авылында туган. 1944 елда туган авылындагы “Көрәш” колхозында эшли. 1945–1948 елларда Балтач урта мәктәбендә укып, урта белем ала һәм Казан укытучылар ...

Дәвам »

Казан ислам көллияте шәкертләре конкурска әзерләнә

24 гыйнварда башкалабызның “Әл – Мәрҗани” мәчете каршындагы Казан Ислам көллияте шәкертләре арасында “Мусабака” конкурсы уздырыла. “Мусабака”- гарәп теленнән алынган сүз, бәйге, белемдә көч сынашу мәгънәсен аңлата. Әлеге чарага шәкертләр зур кызыксыну белән әзерләнә. Конкурста 5әр шәкерттән торган дүрт төркем катнаша. Алар көллияттә укытыла торган барлык фәннәргә кагылышлы викторина сорауларына җавап бирергә әзерләнәләр. Моннан тыш, көллият студентлары дини уку йорты ...

Дәвам »

Төркия Республикасында татар әдипләренең балалар хикәяләреннән торган җыентыгы төрек телендә басылган

Күптән түгел Төркия Республикасында татар әдипләренең балалар хикәяләреннән торган “FİLDİŞİ ÇAKI” (Сөяк саплы пәке) исемле китап бастырылган. Госманлылар теленә әлеге хезмәтне, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тәкъдиме белән, язучы һәм тәрҗемәче Фатих Кутлу тәрҗемә иткән. Аерым алганда, “FİLDİŞİ ÇAKI” исемле китапта 14 татар язучысының 17 хикәясе урын алган. Әсәрләрнең исемлеге түбәндәгечә: “Бер баланың көнлек дәфтәре” Нәҗип Думави, “Туган илен ...

Дәвам »