tatruen

Архив за день: 27.01.2014

Курган төбәгендә – китап бәйрәме

Урал аръягында, милләт күңелен җылытырлык зур вакыйга булды – Курган өлкәсенең Шадрин районы, Эчкен (Юлдус) авылында язучы-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары” дип аталган китабы халыкка тәкъдим ителде. Китап бәйрәмендә автор үзе дә катнашты, шулай ук бу презентациядә Курган һәм Шадрин шәһәрләреннән хакимият вәкилләре һәм рус тарихчылары да булды, Бөтендөнья татар конгрессының Курган һәм Свердловск өлкәсе ...

Дәвам »

Казанда татар телендә тәрбия бирүгә һәм укытуга йөз тоткан балалар бакчасы ачылды

27 гыйнварда Казанның Мәскәү районында яңа балалар бакчасы ачылды. 8 нче номерлы балалар бакчасы – татар телендә тәрбия бирү һәм укыту белән катнаш типтагы учреждение. Бина кыска вакыт эчендә төзелде, нигезгә беренче таш үткән елның17 нче октябрендә салынды, төзелеш эшләре исә 73 көн дәвам итте. Балалар бакчасында бүлмәләр иркен, бик уңайлы, ул шулай ук заманча таләпләрнең барысына да, шул исәптән ...

Дәвам »

Резидә Миркасыймова: “Үзешчәннәр булмаса, милли-мәдәни учак күптән сүнә”

Һәр кеше үзенә күрә бер табышмак. Резидә Әлтәф кызы Миркасыймова белән әңгәмәдән соң, әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Бу ханымны татарлар арасында белмәгәннәр сирәктер. Ул күпләргә Ижаудагы “Спартак” халык иҗаты йорты директоры, Удмуртиядә Татарстан һәм Башкортостан сәхнә йолдызлары концертларын оештыручы буларак таныш.

Дәвам »

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле республика авылларына иҗади марафонга чыга

Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле 2014 ел дәвамында республика авыл җирләрендәге максатчан программа буенча төзелгән Мәдәният йортларына концертлар белән барачак. Шулай ук муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр өчен коллективның әйдәп баручы артистлары белән иҗади очрашулар уздыру, балалар һәм яшьләр өчен вокал, хореография буенча осталык дәресләре үткәрү планлаштырыла. Аерым алганда, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле республика буенча гастроль турын ...

Дәвам »

Галимнәребез Иран татарлары белән күреште

Иранда татарлар яшәве хакында беренче булып тарихчы Исмәгыйль Гыйбадуллин белдергән иде. Аның “Затерянный след татар в Иране” дип аталган фәнни мәкаләсе тарихчыларыбызның, татар җәмәгатьчелегенең генә игътибарын яулап алу белән чикләнмичә, дәүләт җитәкчеләрен дә кызыксындырды… Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе читтә яшәүче татарларны барлау, алар белән элемтәләрне ныгыту эшен шактый киң җәелдерән. Әле күптән түгел генә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, ...

Дәвам »