tatruen

Архив за день: 28.01.2014

Кызлар татарча көрәшә башлармы?

Россиянең көрәш федерациясе президенты итеп янә Җәүдәт Миннәхмәтов сайланды. Президент үзенә буйсынган төбәкләргә бик зур таләпләр куя. Үзенең инициативалары да бар. Узган ял көннәрендә Россиянең көрәш федерациясе үзенең хисап-сайлау конференциясен уздырды. Ошбу оешма Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге инициативасы белән 2005 елда барлыкка килгән. Конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдергәнчә, ул чакта милли көрәшебезне тагын да зуррак масштабларда үстерү һәм ...

Дәвам »

“Тургай” һәм “Дуслык” иҗади дуслыкта

Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә бүгенге көндә халык исемен йөрткән ике ансамбль иҗат итә. «Тургай» ансамбле 1992 елда оеша. Аның җитәкчесе – Гөлфия Исхакова. Репертуарларында халык җырлары, композиторлар әсәрләре дә тупланган. Гөлфия ханым шигырьләр иҗат итә. Аның сүзләренә дә күп җырлар иҗат ителгән. Ижауда “Яңарыш” газетасы нәшер ителә башлагач, аның күңеле үсеп ул яңадан кулына каләм ала. Ул бүген биш китап авторы. ...

Дәвам »

Воткинскида милли мәгариф

Воткинск шәһәренең 42 санлы балалар бакчасында татар телен өйрәнүче ике төркем эшли. Чәчәкләр һәм Җиләкләр дип исем кушканнар. Татар теленә өйрәтә торган тәрбиячеләре Асхия Кыяметдиновна . Ул сигезенче ел биредә тәрбияче булып эшли. Төркемнәр 2004 елдан эшли башлаган. Әти-әниләрнең ризалыгы һәм теләге белән ачылган әлеге төркемнәр. Алар татарның гореф- гадәтләрен дә, җырларга, биергә дә өйрәнәләр. Инде беренче чыгарылыш булган. Өлкәннәр ...

Дәвам »