tatruen
Баш бит / 2014 / Гыйнвар (страница 4)

Архив за месяц: Гыйнвар 2014

Дүртенче мәртәбә “Таян Аллага” бәйгесе үткәрелә

Әдәби сүз, иҗат аша Исламдагы югары рухи кыйммәтләргә игътибар юнәлтү, мөселманнар тормышын, динебез кыйммәтләрен әдәби әсәрләрдә яктырту һәм иманлы буын тәрбияләү ниятеннән "Таян Аллага" конкурсы уздырыла

Дәвам »

Сазлыклар арасындагы Ләчек халкы да мәчет тирәсендә туплана

Тубыл районының сазлыкар арасына урнашкан Ләчек авылында 25 гыйнварда мәчет ачыла. Бу мәчетне салуның башында торган Алеевлар гаиләсе төзелеш эшләре башлангач та авыл халкының күтәреп алуын әйтә. Кышкы юл – сазлыклар арасында урнашкан себертатар авыллары өчен иң мәшәкатьсез юл. Күпләрдә “Буран” булганга сазлыклар, күлләр катып кар төшкәннән соң олы дөнья белән бәйләнеш даимигә әйләнә. Ләчекләр мәчет ачылышын да шуңа күрә ...

Дәвам »

Уфа татарлары еллык чараларны билгеләде

22 гыйнвар Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты идарәсе утырышы узды. Анда агымдагы елга эшчәнлек мәсьәләсе каралды. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты идарәсенең киңәйтелгән утырышында милли-мәдәни мохтарият, “Рамазан” төрки агарту үзәге, татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал”, Татар иҗтимагый үзәге, Морзалар җыены, “Азатлык” татар яшьләре һәм яңа оешкан “Берлек” оешмасы вәкилләре катнашты. Чара Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовның агымдагы елга эш ...

Дәвам »

Милләт җанлы Азатҗан

Гыйнварның 20 сендә Балтач районының Таузар авылында туып үскән техник фәннәр докторы, күренекле нефтехимик, ТФА академигы, беренче һәм дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, милләтпәрвәр зыялыбыз Азат Шәймулла улы ЗЫЯТДИНОВка 75 яшь тулды.

Дәвам »

Илһамнан фатиха алган Разия Гайнуллина хисап тота

Разия Гайнуллинаның татар мәдәниятына хезмәт итүенә 45 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе Чаллы шәһәренең "Энергетик" сараенда 1 мартта үтәчәк.

Дәвам »

Казанда Хөсәен Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк

30 гыйнварда Казанның “Ярдәм” мәчетендә  “Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Ул күренекле дин әһеле һәм галим, тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Әмирханның (1814-1893) тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итте танылган тарихчы галимебез Илдус ага Әмирханов. Хөсәен Әмирхан Чистай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә укыган. 1846 елда Казанга кайтып, 1849дан Яңа Татар бистәсендә Иске таш мәчет ...

Дәвам »