tatruen

Архив за день: 08.02.2014

Ак Калфак Киров өлкәсендә

Татар халкы борынгыдан килгән йолаларга ифрат бай. Бу бәйрәмнәр халыкның акыл һәм горурлык үсеше нәтиҗәсе. Йола – бәйрәмнәр халыкның эстетик, әхлакый йөзен ачуда, тарихи эволюциясен күзәтүдә бәһасез әһәмияткә ия. Еллар–гасырлар узган саен, борынгы дини ышануларга, йолаларга нигезләнеп оешкан бәйрәмнәр сәнгати югарылыкка ирешеп, бүгенге көндә дә актив кулланылалар. Шушы матур йолаларны, гореф –гадәтләрне, саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү өстендә тагын да ...

Дәвам »

Татар тарихына багышланган “Тарих эзләреннән” бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды

“Идел” яшьләр үзәге “Тарих эзләреннән” дип аталган бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Кече төркемдә Удмуртия Республикасыннан Гөлназ Гафурова, урта төркемдә Казаннан Полина Спиридонова, тагын да өлкәнрәкләр арасында Ульяновск өлкәсеннән Альбина Гафиуллова җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннардан тыш, бер төркем балалар кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге оештырган конкурсның максаты ...

Дәвам »

Мәрҗани оныклары белем иленә сәяхәткә чакыра

Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан шәһәре мөхтәсибәте, башкаланың Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете каршында эшләп килгән “Балалар” үзәге 11 февраль көнне сәгать 10да “Белем иленә сәяхәт” исемле иртәнге чара уздыра.

Дәвам »

Можгада татар мәдәнияте белән таныштыралар

Можгада (Удмуртия) Халыклар дуслыгы йортында “Серле сандык” исемле зур проект кысаларында өйрәнү-өйрәтү семинары үтте. Аны оештыручылар “Адымлап татар мәдәниятенә” («Шаг за шагом: татарская культура») дип атаганнар иде. Бу хәбәрне mozhga.net сайты Халыклар дуслыгы матбугат үзәгенә сылтама ясап үз битләрендә урнаштыра. Семинарда килүчеләр татар биюләре буенча махсус басмалар белән таныштылар, төрле төбәкләргә хас булган татар милли киемнәре турында видеофильм карадылар, яшьләр фольклор уеннарына ...

Дәвам »