tatruen

Архив за день: 17.02.2014

Туфан Миңнуллинга багышланган чираттагы кичә үтте

Бу юлы язучының гаиләсе кунакка Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Зилә Сөнгатулинаны чакырды.

Дәвам »

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Удмуртиягә гастрольгә китә

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Удмурт республикасына гастрольләр белән бара. Кариевлылар 20 февральдә – Чайковский, 21- Ижевск, 22- Воткинск шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Удмуртия Республикасында кариевлылар беренче тапкыр чыгыш ясый. Күрше республикада яшәүче татарларга алар Т. Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтәчәк. Бу спектакльне узган ел Пермь өлкәсендә яшәүче татарлар бик җылы кабул иткән иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә ...

Дәвам »

Җәлилгә халык мәхәббәте

Быел Казанда 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулган көнне патриот шагыйрьгә, аның белән бергә фашистлар тоткынлыгында һәлак булган көрәштәшләренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасына килүчеләр күп иде.

Дәвам »

Төркиядә VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы башланды

Бу чарада Татарстанны “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов һәм "Сөембикә " журналының әдәби бүлеге җитәкчесе Эльмира Закирова тәкъдим итә.

Дәвам »

Газинур Гафиятуллинны тагын бер кат искә төшерик

Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин үзенең хезмәттәшләрен Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин истәлеген мәңгеләштерүгә өлеш кертергә өндәде.

Дәвам »

Татар чаңгычысы истәлегенә

Узган шимбә - 15 февральдә Чуашстан Батыр районының Тойси урта мәктәбендә чаңгычы СССРның спорт мастеры, Татарстан республикасы чемпионы Әнвәр Гыйсметдинов истәлегенә багышланган спорт һәм физкультура бәйгесе узды.

Дәвам »