tatruen
Баш бит / 2014 / Февраль (страница 4)

Архив за месяц: Февраль 2014

“Әдәби Төмән” берләшмәсенә 10 ел тулды

2003 елның декабрендә бер төркем иҗат әһелләре ветеран укытучы Люция Хәбибуллинаның “Туган як әдәбияты” китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелгач, “Яңарыш” газетасы каршында иҗади оешма булдырырга карар кылалар.

Дәвам »

Татар кызлар гимназиясендә – театр бәйрәме!

2014 елның 21 февралендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәреләчәк.

Дәвам »

“Ак калфак”ка зур өмет баглыйбыз!

18 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы республика районнарыннан җыелган ханымнарны уку-укыту семинарына җыйды.

Дәвам »

Туфан Миңнуллинга багышланган чираттагы кичә үтте

Бу юлы язучының гаиләсе кунакка Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Зилә Сөнгатулинаны чакырды.

Дәвам »

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Удмуртиягә гастрольгә китә

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Удмурт республикасына гастрольләр белән бара. Кариевлылар 20 февральдә – Чайковский, 21- Ижевск, 22- Воткинск шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Удмуртия Республикасында кариевлылар беренче тапкыр чыгыш ясый. Күрше республикада яшәүче татарларга алар Т. Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтәчәк. Бу спектакльне узган ел Пермь өлкәсендә яшәүче татарлар бик җылы кабул иткән иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә ...

Дәвам »

Җәлилгә халык мәхәббәте

Быел Казанда 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулган көнне патриот шагыйрьгә, аның белән бергә фашистлар тоткынлыгында һәлак булган көрәштәшләренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасына килүчеләр күп иде.

Дәвам »

Төркиядә VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы башланды

Бу чарада Татарстанны “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов һәм "Сөембикә " журналының әдәби бүлеге җитәкчесе Эльмира Закирова тәкъдим итә.

Дәвам »