tatruen

Архив за день: 01.03.2014

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Февральнең соңгы көннәрендә татар дөньясы тормыш-көнкүрешен яктыртучы журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләү тантанасы булды. «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр хөрмәтенә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә җырлы-биюле, мул табынлы бәйрәм чарасы оештырылган иде. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан менә инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Былтыр исә ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә ...

Дәвам »

2 мартта Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Хәләл-мәҗлес” фестивале узачак

Бәйрәмнәрне Ислам кануннарына каршы килмәслек итеп уздыручы оешмалар, хәләл аш–су әзерләүчеләр, милли һәм дини, шул ук вакытта, европа стилендә зал бизәүчеләр, фото һәм видеога төшерүчеләр, бәйрәмгә матур итеп яулык ябу хезмәте, кына белән бизәк төшерүче һәм башка оешмалар Фестивальдә катнашып кына калмый, үзләренең киңәшләре, тәҗрибәләре белән дә уртаклашачак.

Дәвам »