tatruen

Архив за день: 07.03.2014

Мәрҗәнине олыладылар

Комыргуҗа урта мәктәбендә бишенче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды. Кунакларны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова каршы алды. Үзем җыйган мәгълүматны гына бирә алам, чөнки игътибар үзәгендә телевидение һәм республикакүләм газеталар журналистлары булды. Конференциягә 9 районнан килгәннәр иде. Татарстан Республикасының ике Дәүләт Советы депутаты – ...

Дәвам »

Минскта Ибраһим Канапацкийны искә алдылар

Минскиның Якуб Колас исемендәге үзәк фәнни китапханәсендә "Беларусь татарларының мәдәни мирасын өйрәнү" темасына халыкара семинар үтте. Аның кысаларында төрле илләрдән килгән галимнәр танылган тарихчы Ибраһим Канапацкийны искә алу чарасында катнаштылар.

Дәвам »

Бәйрәмнәр котлы булсын!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты барлык асыл затларны – әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз, сеңелләребез, кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итә! Исәнлек-саулык, яшәгән илләребездә тынычлык, гаилә татулыгы-иминлеге, эшләребездә уңышлар теләп калабыз!

Дәвам »

Талантлы балалар арасында тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үткәрелде

Казанда тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үтте. Үткән елларда бәйге Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров кебек татарның мәшһүр шәхесләренә багышланып, аларның түгәрәк даталарына туры китереп үткәрелде. Узган ел конкурс тарих елына багышланган иде. Быел исә, татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган. Бәйгедә катнашу өчен Марий Эл Республикасыннан, ...

Дәвам »

Истанбулда “Татар кызы 2014” бәйгесе үткәрелә

16 мартта Истанбулда Али Әмире әфәнде мәдәният үзәгендә “Татар кызы 2014” бәйгесе үтәчәк. Мондый төр чара биредә беренче мәртәбә узачак. Оештыручылар фикеренчә, бу бәйге татар кызларының гүзәллек, нәфислеген күрсәтү белән бергә аларның уңганлыгын-булганлыгын һәм башка асыл сыйфатларын таныту өчен үткәрелә. Оештыручылар дигәннән, алар арасында Татарстаннын Төркиядәге вәкиллеге, “Татарстан” сәүдә йорты, IBB мәдәният ширкәте, Идел-Урал төркләренең мәдәният һәм ярдәмләшү ассоциациясе, “Фидан” балалар музыка тәрбияләү ...

Дәвам »