tatruen
Баш бит / 2014 / Март (страница 10)

Архив за месяц: Март 2014

Минскта Ибраһим Канапацкийны искә алдылар

Минскиның Якуб Колас исемендәге үзәк фәнни китапханәсендә "Беларусь татарларының мәдәни мирасын өйрәнү" темасына халыкара семинар үтте. Аның кысаларында төрле илләрдән килгән галимнәр танылган тарихчы Ибраһим Канапацкийны искә алу чарасында катнаштылар.

Дәвам »

Бәйрәмнәр котлы булсын!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты барлык асыл затларны – әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз, сеңелләребез, кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итә! Исәнлек-саулык, яшәгән илләребездә тынычлык, гаилә татулыгы-иминлеге, эшләребездә уңышлар теләп калабыз!

Дәвам »

Талантлы балалар арасында тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үткәрелде

Казанда тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үтте. Үткән елларда бәйге Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров кебек татарның мәшһүр шәхесләренә багышланып, аларның түгәрәк даталарына туры китереп үткәрелде. Узган ел конкурс тарих елына багышланган иде. Быел исә, татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган. Бәйгедә катнашу өчен Марий Эл Республикасыннан, ...

Дәвам »

Истанбулда “Татар кызы 2014” бәйгесе үткәрелә

16 мартта Истанбулда Али Әмире әфәнде мәдәният үзәгендә “Татар кызы 2014” бәйгесе үтәчәк. Мондый төр чара биредә беренче мәртәбә узачак. Оештыручылар фикеренчә, бу бәйге татар кызларының гүзәллек, нәфислеген күрсәтү белән бергә аларның уңганлыгын-булганлыгын һәм башка асыл сыйфатларын таныту өчен үткәрелә. Оештыручылар дигәннән, алар арасында Татарстаннын Төркиядәге вәкиллеге, “Татарстан” сәүдә йорты, IBB мәдәният ширкәте, Идел-Урал төркләренең мәдәният һәм ярдәмләшү ассоциациясе, “Фидан” балалар музыка тәрбияләү ...

Дәвам »

Вулканолог Гарун Тазиевның 100 еллыгы уңаеннан. Франциянең иң танылган татары

Колумб Американы ачкан кебек Гарун Тазиев французча сөйләшүче киң халыклар даирәсенә вулканнарның табигатен ачкан. Гарун Тазиев (1914-1998 еллар) – үз эзләнүләрен даһи танытучы зур галим. Аның җитәкчелегендә һәм катнашуында 1940 еллар ахырыннан 1992 елларга кадәр Франция телевидениесендә һәрдаим тапшырылган фәнни танылган фильмнарның зур циклы булдырылган. Әлеге фильмнар шулхәтле кызыклы, таныткыч булганлыктан берничә дистә еллар дәвамында җир турындагы фән (геология, вулканология ...

Дәвам »

Ижауда татар иҗтимагый үзәгенең шура утырышы узды

Ижау татар иҗтимагый үзәге еллык эшенә нәтиҗә ясауны гадәткә кертте. Үзәк җитәкчесе Фнүн Мирзаянов 2013 елга хисап ясады. Милли чаралар соңгы елларда Ижауның Халыклар дуслыгы йортында уза. Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы шура утырышы зур залда үтте. ТИҮ еллык эшенә нәтиҗә ясап, планнар кабул итүне гадәткә кертте. ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов 2013 елга хисапны үзе ясады. Мәгариф өлкәсендә туган телне өйрәнү ...

Дәвам »