tatruen

Архив за день: 01.04.2014

Коръән укучылар бәйгесе уңышлы узды.

Ульяновск шәһәрендә Корән укучылар бәйгесе узды. Шәһәр кысаларында беренче тапкыр уздырылучы бу ярышта Ульяновскидагы 12 мәчеттән 26 кеше катнашты. Идел аръягы районында әле төзелеп бетмәгән мәчет тә мондый җитди бәйгедә катнашучыларны беренче кат каршы алды. Изге китапны яттан белүчеләрнең яше 7 дән алып 40 ка кадәрле. Алар өч номинациядә көч сынашты. Сирәк була торган мондый бәйгене күзәтергә милләттәшләребез авыл районнарыннан ...

Дәвам »

ЯҢА БИДӘНГЕ МӘКТӘБЕ ЯБЫЛМЫЙ КАЛДЫ

Ульяновск өлкәсендәге Яңа Бидәнге авылында халык мәктәпне ябылудан саклап кала алды. Мәгариф чиновникларыннан авылның 46 бала укый торган татар мәктәбен рус авылындагы мәктәп белән берләштерү турындагы сүз чыгуга, укытучылар авыл халкы белән бергәләп йөзләгән имза җыеп төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хат юллады. Алар арасында генераль прокуратурага һәм бала хокукларын яклау буенча вәкиллекккә юлланганнары да бар иде. Ульяновск өлкәсе Яңа Бидәнге авылы ...

Дәвам »