tatruen

Архив за день: 07.04.2014

Мәскәүдә “Татар тарихы” тәкъдим ителде

Мәскәүдә мәдәни үзәк бинасында Татарстанның Мәрҗәни исемендәге тарих институты “Татар халкының милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклауның актуаль мәсьәләләре” конференциясе кысаларында “Татар халкының борынгы тарихы” китапларының 6-7 томнарын тәкъдим итте. Бу тема буенча Тарих институты мөдире урынбасары, фәннәр докторы Радик Салихов чыгыш ясады. Бу очрашуда шулай ук Татарстаннан килгән галимнәр яңа “Алтын Урданы күзәтү” журналын да тәкъдим иттеләр. Яңа журнал турында Миркасыйм Госманов ...

Дәвам »

Тукай музеенда – Тукай премиясе кандидатлары

Татарстанның иң дәрәҗәле премиясенә – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче мәдәният әһелләрен бөтенесен берьюлы Тукай музеенда күрергә мөмкин. Казанның Тукай әдәби музее ел саен апрель ае керүгә Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән чираттагы кандидатларны үзенә җыя. 2014 ел өчен Тукай премиясе лауреатларын игълан итәргә дә санаулы көннәр калып бара. Бу юлы да киң катлау җәмәгатьчелек белән очрашуга Тукай музеена ...

Дәвам »

Кырык татар авылы әбисе

25 мартта Литвадагы Кырык Татар авылында гомер итүче Айшә Александровна Ясинскаяга 95 яшь тулды дип хәбәр итә шушы авылда чыгучы “Татарские вести” газетасы. Айшә апа котларга килүчеләрне өендә каршы алды. Чәчәк бәйләмнәре, якыннары һәм туганнары белән бергәләп үткәргән бәйрәм бик җылы төстә үтте. Айшә апа улының гаиләсе белән яши. Алар әниләрен һәр яклап кайгыртып тора.

Дәвам »