tatruen

Архив за день: 08.04.2014

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте Казанда “ЭтноДар” фестивале үткәрә

“ЭтноДар” мәдәниятара фестивале этник мәдәниятне һәм Россия халыклары традицияләрен саклауны һәм үстерүне, яшьләрне үзләренең һәм башка халыклар этник мәдәнияте белән таныштыруны максат итә.

Дәвам »

Тәүфик Кәримов әдәби премияләргә кандидат итеп күрсәтелгән

Казахстанда яшәүче язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Тәүфик Кәримов проза.ру сайты редколлегиясе тарафыннан "2014 ел язучысы" һәм "2014 ел мирасы" әдәби премияләрен алуга кандидат итеп күрсәтелгән.

Дәвам »

Эшкуарлар милли чара үткәрергә ярдәм итә

Төмәндә татар егете һәм татар кызы бәйгеләре берьюлы оештырылды. Бу чарада милли рух, булдыклылык, белемле һәм әдапле булулары белән аерылып торучы яшьләр катнашты. Аны үткәрүгә татар эшкуарлары матди яктан да, оештыру ягыннан да зур ярдәм курсәтте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюро әгъзасе Фәрит Уразаев төмәнлеләрнең мондый эшчәнлеген югары бәяли.

Дәвам »

Минтимер Шәймиев Франциядә яшәүче татарлар белән очрашуы (фоторепортаж)

2 апрельдә Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Франция башкаласы Парижга булган эш сәфәре вакытында бу илдә яшәүче татарлар белән очрашты. Әлеге очрашу вакытында делегациядә булган Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин милләттәшләребезне көз айларында Россиянең фән һәм мәдәният үзәгендә татар концерты уздырылуы, шулай ук Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры гастроле планлаштыруы турындә хәбәр белән куандырды.  

Дәвам »

Тәлгать Таҗетдин “Дөнья” студиясенә килде

Россия мөселманнарының Диния назәрәте рәисе Баш Мөфти Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында ачылган "Дөнья" видестудиясенә килеп, яңа җиһазланган мәгълүмат һәм интернет ТВ үзәгенә фатиха бирде.

Дәвам »