tatruen

Архив за день: 15.04.2014

Туфан ага меңгә якын татар баласын берләштерде!

2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе узды.

Дәвам »

Ютазы районының Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда милли күргәзмә-лекция уздырылган

Мәдәният елы кысаларында, Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда «Татар халкының милли киемнәре” темасына күргәзмә-лекция уздырылган. Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары милли киемнәрнең тарихы, бизәкләре, тегү алымнары белән танышып, халкыбызның зәвыклы булуына, күркәм гадәт-холкына сокланганнар. Шулай ук алар музейдагы түбәтәй, калфакларны киеп, чулпыларны толымнарга тагып карап, әби-бабалары яшәгән чорга кайтып килгәннәр, дип яза “Ютазы таңы” газетасы. “Татар-информ” ...

Дәвам »