tatruen

Архив за день: 16.04.2014

Владимирда татар музыкасы кичәсе үтәчәк

20 апрельдә Владимирның Яшьләр мәдәнияте йортында “Бәхетле яз” татар музыкасы кичәсе үтәчәк. Әлеге чараны “Мәдәниятләр дуслыгы аша халыклар дуслыгына” проекты кысаларында “Бәхет” татар мәдәнияте үзәге оештыра. Концертта Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Рөстәм Асаев, “Мирас” татар иҗади студиясе катнашачак.

Дәвам »

Разил Вәлиев: “Туфан Миңнуллин кая гына барса да, шундагыларның үз кешесенә әйләнеп, алар телендә сөйләшә белә иде”

Татарстанның Дәүләт Советында күренекле татар драматургы, ТР Дәүләт Советы һәм СССР Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган “Туфан – Туфан инде ул” документаль фильмы журналистлар хөкеменә тәкъдим ителде.

Дәвам »

Татар җиһангирлары галәмгә омтыла

12 апрельдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 108 минут дәвамында космос дәресләре үтте. Иртәнге 10 сәгать 10 минутта, нәкъ Юрий Гагарин 1961 елда космоска күтәрелеп, җир шарын әйләнгәннән соң Сарытау өлкәсендәге басуга килеп төшкәнче үткән 108 минут дәвамында укучылар космосны өйрәнү, галимнәрнең, косманавтларның фидакәрлеге, батырлыгы турында сөйләделәр.

Дәвам »

Татарстан президенты Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 апрельдә Өремче шәһәрендә татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов Урумчида татар мәчетендә булды

Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов 15 апрельдә Синьцзян-Уйгыр автономия районы үзәге Урумчи шәһәренең иң эре һәм иске мәчетләренең берсендә булды.

Дәвам »