tatruen

Архив за день: 22.04.2014

Нәҗибә Ихсанова иҗат кичәсе узды

Татарстан Республикасы милли китапханәсе һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының уртак проекты "Театр кунакханәсе"ндә 21 апрельдә кунакта Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова булды.

Дәвам »

Әлмәтнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Урыссуда эшлекле сәфәрдә булды

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бњлеге каршысында оештырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе, “Альметьевкий вестник” газетасы мөхәррире Ландыш Зарипова рәислегендәге делегация Ютазы районы Урыссу татар гимназиясендә эшлекле сәфәрдә булып кайттылар. “Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Ютазы бүлеге җитәкчесе Наилә Хөснетдинова иницативасы белән уздырылды. Чарада Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәттән Бөтендөнья ...

Дәвам »

Тормыш чишмәсе хатын-кыз икән

Татар хатын-кызларының хәзерге җәмгыятьтә тоткан социаль роле нинди? Менә шушы темага сөйләшү өчен Киров өлкәсе татар хатын-кызлары 4 апрель көнне Малмыж мәдәният йортына региональ форумга җыелдылар.

Дәвам »

Киров өлкәсе Вятка Аланы районы 85 еллыгына багышлана: Хатын-кыз теле уртак

6 апрельдә Урта Тойма авыл җирлеге китапханәсе татар халкы мәдәнияте көннәре кысасында “Берегиня” клубы утырышына Вятка Аланы ягының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын да чакырды. Оешма җитәкчесе Шәмсия Хәлимова татарларның борынгы каласы булган Болгарга Иске Пенәгәр имамы Зиятдин хәзрәт тарафыннан Татарстан фәннәр Академиясе белән берлектә оештырылган археологик казу эшләрендә катнашуы турыда сөйләп, халкыбыз тарихының киң катлам кешеләргә ачылып бетмәгән якларын ...

Дәвам »

Сарытауда “Идел йолдызлары” балалар фестивале узды

19 нчы апрельдә, язның матур кояшлы көннәрендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган айда, гадәттәгечә, Сарытауда гөр килеп “Идел йолдызлары” дигән өлкәкүләм балалар фестивале узды.

Дәвам »