tatruen
Баш бит / 2014 / Апрель (страница 3)

Архив за месяц: Апрель 2014

Без мультфильм төшерәбез!

Биектау районы Дөбъяз авылы урта мәктәбе укучылары Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча мультфильм төшерүне тәмамлаган. “Без – мультфильм төшерәбез!” – дип мактана балалар. Бай тарихлы Дөбъяз мәктәбендә мультфильмнар иҗат итү белән инде ике ел шөгыльләнәләр. Мәктәп директорының уку-укыту буенча урынбасары Наилә Галләмова сүзләренчә, барысы да мәктәпкә информатика дәресләрен алып барырга яшь укытучы Алмаз Гатауллин эшкә килгәч башланган. Аның ...

Дәвам »

Интернет аша тавыш бирү

2014 ел башында “Бәхетле балачак” Беренче Ачык балалар иҗаты интернет–бәйгесе игълан ителгән иде. Оештыру комитеты исеменә бик күп гаризалар килде. Бәйгедә Татарстан Республикасыннан, Русия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән балалар катнашты. Бүгенге көннән башлап балалар иҗатына интернет аша тавыш бирү игълан ителә. Ул исә 2014 елның 15 маена кадәр дәвам итәчәк. Түбәндәге сылтамалар буенча күңелегезгә ошаган иҗат җимешенә тавыш ...

Дәвам »

Себернең төрки-татар тарихына багышланган яңа китап әзерләнә

2015 ел ахырына Себернең төрки-татар тарихына багышланган яңа китап дөнья күрергә тиеш. Аның нигезенә милли үзаңны саклау салыначак, дип белдерде галим Дамир Исхаков. Омски галимнәренең кайберләре бу проектта катнашырга ризалыгын бирмәгән әле.

Дәвам »

26 апрельдә «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ачу тантанасы була

26 апрельдә–бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көндә кичке сәгать биштә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ачу тантанасы була.

Дәвам »

Дамир Гыйсметдиннең яңа китабы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында язучы, журналист, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәис урынбасары Дамир Гыйсметдиннең “Боҗра буйлап” дип исемләнгән яңа, бишенче  китабы басылып чыкты. Китапка төрле елларда язылган “Боҗра буйлап” повесте ( ул китапка да исем биргән), хикәяләр, публицистик язмалар һәм сәяхәтнамәләр кертелгән. Татар укучысына Дамир Гыйсметдин юмористик һәм сатирик хикәяләре, публицистик язмалары, популяр җыр текстлары авторы буларак билгеле. Дамир Гыйсметдин Чуашстанныж Батыр ...

Дәвам »

Ринат Закиров: “Чит ил татарларына да Сабантуй капкасы ачыла”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәмендә чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм бәйрәм режиссерлары өчен семинар-практикум үткәрелде.

Дәвам »

Ел буе дәвам итүче “Мин татарча сөйләшәм”гә йомгак ясала

23 апрель көнне Казанда татар җанлы егет-кызлар “Мин татарча сөйләшәм” тамгалары сугылган футболкаларда, әләмнәр алып велойөрешкә чыгачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин сүзләренчә, яшьләр төрле җирләрдә туктап кешеләргә чара турында мәгълүмат җиткерә алачак. “Бу чарада теләгән һәркем катнаша ала. Ул сәгать кичке алтыда Горький паркында башланачак. Аннары Карл Маркс, үзәк урамнарны, Казан милли-мәдәният үзәген, Казансу буеннан Кирмән ...

Дәвам »