tatruen
Баш бит / 2014 / Апрель (страница 5)

Архив за месяц: Апрель 2014

Сарытауда “Идел йолдызлары” балалар фестивале узды

19 нчы апрельдә, язның матур кояшлы көннәрендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган айда, гадәттәгечә, Сарытауда гөр килеп “Идел йолдызлары” дигән өлкәкүләм балалар фестивале узды.

Дәвам »

Кырык Татар авылында өмә үтте

Литвадагы Кырык татар авылы мәчетә тирәсен кыштан соң җыештырып алу өмәсенә утызлап кеше җыелды, дип хәбәр итә җирле авыл газетасы “Татарские вести”. Авылда яшәүче һәр гаилә: Пенкаускас, Якубович, Радецкий, Щуцкий, Шабанович, Милькаманович, Александровичлар – барысы да күмәк эшкә вәкилләрен җибәргән иде. Куаклар сирәкләнде, карт агач киселде, чүп-чар җыелды. Эшне тәмамлагач – барысы бергәләп чөй эчтеләр, авыл хәлләрен сөйләшеп, гәпләшеп тә алдылар. Өмәгә Вильнюстан имам Рамазан ...

Дәвам »

Мишәр ягының топонимик сүзлеге чыкты

Мөхәммәт Миначев әзерләгән Мишәр ягының топонимик сүзлеге («Топонимический словарь Мещеры») дөнья күрде. Бу китап туган якны өйрәнүче галимнәр, тарих факультетларында белем алучы студентларга кызыклы булачак. Анда бик үк билгеле булмаган фактлар турында әйтелә. Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары 1-3 йөзләрдә барлыкка килгән дип исбатлана. Шулай ук китапны Түбән Новгород, Владимир, Пенза өлкәләрендә, Мордовия һәм Чуашстанда яшәүчеләр дә кызыксынып укыр ...

Дәвам »

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә

Дөнья җәмәгатьчелеге бөек Вильям Шекспирның туган көнен, 26 апрель көнне билгеләп үтәчәк. Тинчурин театры да әлеге вакыйгадан читтә калмады. Драматургның туган көнендә театр, “Гамлет. Күренешләр” спектаклен күрсәтәчәк.

Дәвам »

“Ак Калфак” Казан бүлекчәсе бездә кунакта

“Ак Калфак” татар хатын–кызлары оешмасы  яңа сулыш алып эшли башлавына берничә генә ай вакыт узуына карамастан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан республикабыз районнарында, Россия регионнарында оешкан бүлекчә әгъзалары өзелми. Шушы көннәрдә,  Казан бүлекчәсе хатын –кызлары  да  үзләренең уй –фикерләре, киләчәккә планнары белән уртаклашырга дип,  Кадрия Идрисова янына җыелдылар. Алар татар  милли киемнәренең кайбер атрибутларын булса да,  яшьләр арасына кайтару турында ...

Дәвам »

Дөбьяз мәктәбендә яңалыклар…

Апрель аенда Биектау районы Дөбьяз мәктәбендә булып кайтырга туры килде. Белем йортына килеп керүгә кунакчыллык, җылы атмосфера күңелләрне күтәрде. Мәктәп директоры Ренат Барый улының  укучылары, аларның эшләгән эшләре, һөнәрләре турында сөйләвеннән үк бу кешенең,  үз һөнәренә гашыйк икәнлеген аңладык. Ренат Хәсәнов гомерен мәгарифкә багышлаган кеше. Шуңа да, кабаттан шушы мәктәпкә директор булып кайткач ул укучылар тормышына да укытучылар тормышына да ...

Дәвам »