tatruen

Архив за день: 13.05.2014

“Дөньякүләм форумда татар хатын-кызларының оешмалары берләшәчәк”

Татар конгрессы һәм “Ак калфак” оештырган форумда 20 илдән 450 делегат катнашачак. Форумның пленар утырышында татар хатын-кызлары алдында торган бөтен проблемнар да күтәреләчәк. Бу хакта Азатлыкка “Ак калфак” халыкара татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кәдрия Идрисова белдерде. Пленар утырышта төп чыгышны ул ясаячак. “Мин үземнең чыгышымны төрле мәдәни чаралар оештыруга түгел, ә күбрәк проблемнарны күтәрүгә багышлаячакмын. Хатын-кызлар алдында торган барлык проблемнарны ...

Дәвам »

Мөгаллим язучы арабыздан китте

Татар җәмәгатьчелеге язучы-прозаик, ялкынлы публицист Гөлчәчәк Галиеваны соңгы юлга озатты. Язучы 86 яшендә арабыздан китте. Гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган Гөлчәчәк ханымны укучылар хатын-кызның эчке дөньясын, уй-хисләрен тирән аңлап, күңелләрне тетрәндерерлек итеп язылган әсәрләре аша яхшы белә. Аңа 2000 еллар башында «Тулгак» повесте аеруча зур популярлык китергән иде. Бер-берсен яратып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә, ...

Дәвам »

Сугыш корбаннарын искә алдылар

Тубылда шәһәр һәм район милли мәдәни автономия рәисләре Сәет Хисматуллин, Альберт Абсатаров, шәһәр мәчете имамы Ибраһим Сухов Бөек Ватан сугышында булганнарны  һәм сугыш корбаннарын хөрмәтләп искә алу чарасын оештырдылар. Унбишенче  мәктәпнең этномәдәни үзәгенең залында Тубыл шәһреннән һәм районнан килгән сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чорында үскән балалар, тылда фронт өчен хезмәт иткән хатын-кызлар җыелган иде. Ибраһим хәзрәт изге Коръәннән  сүрәләр ...

Дәвам »

Бөек Җиңү көне-олы тантана

Себер татар мәдәният үзәгенең концерт залында тыл хезмәтчәннәре, сугыш елларында туып үскән балалар, тол хатыннар, ятим үскән сабыйлар, мәктәп укучылары  җыелган иде. Зал тутырып җыйган мәдәни чарада сугышта һәлак булганнарны искә алдылар. Алып баручы Айгөл Мәүлекаева Бөек Ватан сугышы елларында аяусыз көрәштә батырлык күрсәткән сугышчылар , тылда хезмәт итүчеләр турында   сөйләде.Ул: ”Без бүген олы тантана-Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган мәдәни чарага ...

Дәвам »

“Фронтовые дали”-тубыллыларның яраткан бәйгесе

Тубыл шәһәренең “Речник”  мәдәният йортыда шәһәр күләмендә узган  “Фронтовые дали” иҗат бәйгесе ике йөзгә якын катнашучыларны җыйды. Чарага җыелган кунакларны, тамашачыларны, үзешчән сәнгать осталарын  региональ мәдәният департаменты  директоры Юлия Шакурская котлады,  патриотизм хисләрен тәрбияләүче мәдәни  чарада катнашучыларга уңышлар теләде. Ике йөзгә якын сәнгать осталары арасында Төмән, Ялутор шәһәрләреннән,  Яркәү, Уват, Тубыл районнарыннан да җырчылар бар иде. Үнөч яшьтәгеләр, урта яшьтәгеләр ...

Дәвам »