tatruen

Архив за день: 29.05.2014

Уфа-Казан арасы якыная

Күптән түгел Башкортостан Язучылар Берлеге рәисе итеп сайланган Наил Гаетбаев үзнең урынбасары Спартак Ильясов, шулай ук галим һәм язучы Рәиф Әмиров белән Казанда булып киттеләр.

Дәвам »

Сингапурча Сабантуй

Узган ялларда төрле илләрдә туып үссәләр дә (Төркия, Финляндия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Россия) хәзер Сингапурда яшәүче татарлар һәм башкортлар Сабантуй үткәрделәр. Бәйрәмгә барлыгы 25 кеше җыелган. Катнаш никахта булган 6 гаилә шулай итеп балаларга милли традицияләрне күрсәтергә булган. Сөйләшү күбесенчә инглиз телендә булса да, татарчасы да, русчасы да  ишетелеп торган. Олылар һәм балалар уен-ярышларда катнашканнар. Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып ...

Дәвам »

“Иң яхшы татар әдәбияты дәресе” бәйгесе

  Татар милләте, татар теле укытучылары өчен оештырылган  mugallim.ru  интернет сайты эшли башлаганга әле күп тугел, шуңа да карамастан киң катлам укучыга бәйгеләр аша танылып өлгерде инде. Менә тагын сайт җитәкчелеге яңа бәйге игълан итте. Ул “Иң яхшы татар әдәбияты дәресе” исеме астында уза. Һәр катнашучыны сертификат, җиңүчеләрне дипломнар көтә. Ә иң яхшы дәрес авторларының хезмәте җыентык булып басылып та ...

Дәвам »

Касыйм татарлары халык иҗаты фестивалендә катнаштылар

25 майда Касыйм шәһәрендә  VI төбәкара халык иҗаты фестивале үтте. Ул «Касимовская Золотая Ладья» дип атала. Шәһәрнең үзәк мәйданында халык осталарының эшләнмәләре, төрле тәм-том һәм башкалар күрсәтелде. Илдар Бикуев җитәкчелегендәге Касыймның татар милли-мәдәния автономиясе җирле татарларның көнкүрешен тасвирлаучы әйберләрне, милли ризыкларны әзерләп күрсәтте. Концерт программасында башка төбәкләрдәге коллективлар белән бергә Татарстаннан килгәннәре дә, Рязань өлкәсе Ермиш районындагы Әҗе авылыннан Рива Бурнешева җитәкләгән ...

Дәвам »

Татарстанда татар теленнән тестның дәрәҗәсе имтиханнан ким түгел

Татарстан Мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин тугызны бетерүчеләр ел да татар теленнән тест бирәчәк дип белдерә. Министрлык мәктәпләрдә тәнәфес вакытында бер көнне татарча, икенче көнне инглизчә, өченче көнне русча сөйләшүне хуплаячак.

Дәвам »